Нигъмәткә шөкрана итү шуны югалтудан саклап тора.
Хәдис
“Кулаткы укулары”на Иске Кулаткы, Николаевка, Новоспасск, Павловка, Радищево һәм Барыш районнарыннан бихисап дин әһелләре килгән иде. Хатын-кызларның төбәкара форумы кысаларында узды ул.
Башта мәчетнең зур залында бирегә килгән хәзрәтләр алдында күп чыгышлар булды. Аларның эчтәлеге Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.) тормышы, яшәү рәвеше, кешеләргә мөнәсәбәтенә кагылышлы иде. Саратов өлкәсе имам-хатибы, мөфти Мөкаддәс Бибарсовның ихласлылык хакындагы чыгышы аеруча тәэсирле булды. Бу теманы мисаллар белән ачты ул.
Уйландыра, бик нык уйландыра. Без ихлас кешеләрме? Икейөзлелек, аумакайлык битлегенә төренмәгәнбезме? Мөкаддәс хәзрәтне тыңлаганда, һәркем үзен “тикшерде” дип уйлыйм.
“Кулаткы укулары” инде берничә ел рәттән уздырылып килә. Аңа бу юлы без дә – тарих фәннәре кандидаты, киң танылу алган галимәбез Тәэминә Биктимерова, “Сөембикә” журналыннан талантлы журналист Гөлнур Сафиуллина(Хәсәншина), Наилә Җиһаншина һәм мин чакырылган идек.
Казаннан, Татарстан Диния нәзарәтеннән Нияз хәзрәт Сабиров, җөһүриятебез казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге югары Казан мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин чыгышлары да күңелләребездә якты урын алды.
Барыбыз бергә Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозовның 55 яше тулу уңаеннан, аңа котлау юлладык.
Өйләдән соң, без Иске Кулаткы эшчеләр бистәсе Мәдәният йортында хатын-кызларның төбәкара форумында катнаштык һәм чыгыш ясадык. Анда динебезнең нигезләрен өйрәнүне дәвам итү, шәригатьчә яшәү үрнәкләре хакында да сүз барды.
Алты районның мөгаллимнәре, абыстайлары, Ульян өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчеләре, Ульян өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” хәрәкәте әгъзалары, Ульян татар автономиясе әгъзалары, Иске Кулаткы районы татар автономиясе җитәкчесе, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, мәктәпләрдәге татар теле укытучылары, китапханә хезмәткәрләре, мәдәният җитәкчеләре, каләм осталары катнашты.
Татарстаннан Иске Кулаткыга барган хатын-кызларның барысы да чыгыш ясады. Җирле “Ак калфак” җитәкчесе Асия хаҗия Мөлекова да үз сүзен әйтте. Әлеге чарада 212 гүзәл зат катнашты.
Бу җыенны оештыруда Зәйтүнә хаҗия Абдюшева башлап йөрде. Безнең “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесенә дә хәзрәтләр белән берлектә ел саен утызлап бала әзерләп алып килә алар. Аллаһының рәхмәтләре яусын үзләренә!
Биредә күренекле Хәбибулла ишан яшәгән. Аның гыйлемен биредә дәвам итәләр. Без дә аның каберен зиярәт кылдык. Рухлары шат булсын!
Барчабызга борыңгыдан калган гореф-гадәтләребезне хакыйкый итеп алыр бару насыйп булсын! Борыңгылар: “Акыл җыйган саен игелекле гомернең файдасы күп булыр”,-дигәннәр. Дөнья гизсәк – гизик, акыл-зиһен туплыйк, туганнар.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете