Гайшә әйтүенчә, Рәсүлуллаһның сөйләм теле һәркем аңларлык булган (Әбү Даут).
Күршеләребез дигәннән, беркөнне Усаклы бистәсенә чакырылган идем. Мәхәллә халкы җыелышып, үзара бер фикергә килеп, мәчеттә авыз ачу мәҗлесе оештырырга булганнар. Мәҗлесләре Коръән укып, вәгазь сөйләп, тыңлап уза икән. Ураза аеның фазыйләтләре бар күңелләргә ирешерлек итеп үткәрелә.
Бу гыйбадәтханә бик гүзәл бер яшеллек кочагында утыра. Зәңгәрсу ылыслы чыршылар саф-саф булып тезелеп, бирегә килүчеләрне каршылый. Мин зәңгәр күккә ашкан бер агачка карап, уйланып тора идем. Шулчакта бер ханым янымда тукталды да: “И-и-и, гомерләр уза икән бит. 1994 елда мәчет ачылганда утырткан идек без аларны, карагыз инде бу хәлгә!”-диде. Ул агачларны утыртучы ханым Хәтимә Шәрифҗанова исемле дин кардәшебез икән. Без шулай хәл-әхвәл алышып торганда, “Әл-Ихлас” мәчетенең имамы Фәрит хәзрәт Сәйфуллин да килеп җитте. Ул ахшам намазын мөэзин Дамир хәзрәт азан әйткәч, Җаббар хәзрәтнең укытачагын бәян кылды. Фәрит хәзрәт исә үзе урындагы җитәкчеләрнең берсенә Коръән укырга барачак икән.
Мәчеттә ул көндәге ифтарны берничә гаилә бергә җыелып үткәрергә булганнар. Һәм җыелышулары бик күркәм булды. Ир-атлар да, абыстайлар да шактый иде: йөзләп кеше булыр. Ураза ае хикмәтләре турында бергәләп сөйләштек. Бер-береңә ярдәмләшү, хәл белешү, булышу хакындагы сөйләшүләр күңелемә үтә дә якын булды. Үзем исә “Ярдәм” мәчете, андагы игелекле эшләр, күрмәүчеләр белән күркәм гамәлләр турында сөйләдем. Усаклыларга рәхмәтләремне дә ирештердем. Бик еш кына җаен табып, Усаклы бистәсенең игелекле кешеләре корбан чалып, күчтәнәчләре белән “Ярдәм” мәчетенә киләләр. Изге эшләре күп дәрәбәләргә тапкырланып, үзләренә әҗер-савап булып кайтса иде, дидек.
Кыскасы, мин ураза тотучыларның барсына да, Раббым, Үзеңнең ярдәмеңне бир, дип теләдем.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм» мәчете