Усак сагышы

Җәйнең иң матур вакыты, ягъни печән өсте җиткән көннәрнең берсе иде.

БӘЙЛЕ
2015 Июн 23

Белмим,
Әллә күпкә,
Әллә бик озакка,
Ахры, мәңге онта алмамын.
Тамбов урманнары уртасында
Усак яфраклары шаулавын...

Һади Такташ

Җәйнең иң матур вакыты, ягъни печән өсте җиткән көннәрнең берсе иде. Бакчабыз янындагы тарлавыкның уң як ярында үскән усак урманының аланын төрле төстәге чәчәкләр бизи: “чыпчык күзләре”, мин белмәгән сап-сары таҗларын киң яфраклары арасыннан өскәрәк күтәргән талымсызрак чәчәкләр һәм сирәк-мирәк гүзәл нәүрүзләр дә күренгәли.

Аланның без йөри торган сукмагыннан ерак түгел генә басып торган зифа буйлы яшь усагы үзенең бу дөньяга килеп, башкалардан калышмыйча яшәү өчен көч туплый башлавын елмаеп кына безгә бәян итә сыман... Әле бик үк җитлегеп бетмәгән вак яфраклары ниндидер май белән буялган кебек, кояш нурларында җемелди.

Аллаһның биргәненә шөкер! Тирә-ягыбызда нинди матурлык, нинди хуш исләр бөркелә урман читеннән. Саклый гына күрик инде шушы безгә бүләк ителгән әманәтне...

Берничә көннән соң аланыбыз ягына күзем төште дә, анда ниндидер бушлык барлыкка килүен тоемладым. Борчыла башлаган күңелемне тынычландыру нияте белән, аланга таба атладым.
Кичә генә яшәр өчен иң матур өметләрен баглаган яшь усак кызы җиргә сыгылып төшкән түгелме?!

Мин аның янына йөгереп килдем дә, ботакларын сыйпап, күтәреп утыртмакчы булдым. Юк, булмый. Болай гына ул үзен-үзе тотарлык халәттә түгел иде...

Мин бакчама йөгердем. Көрәк, ике ныклы гына таяк һәм җеп кисәкләре алып килеп, яшь агачның хәлен җиңеләйтү чараларын күрә башладым.

Барып чыкты бит! Усакның ике ягына ике багана кактым да, кайрыларына зарар китермәскәрәк тырышып, җеп белән ике яктан тарттырып бәйләп куйдым. Усагым киң сулыш алып куйгандай булды...

Мин үземдә берникадәре тынычлык хисләре тойдым. Көрәгемне илтеп куеп, усак төбенә бер чиләк чишмә суы да сипкәч, бөтенләй тынычландым кебек.

Хәзер инде тирә ягыма карап, усакның башына төшкән сынауларның сәбәбенә төшенәсем килде. Югыйсә, ул беркемгә дә зыян китермичә, аланыбызны бизәп кенә утыра иде бит...

Ә-ә-ә... Аландагы печәнне кемдер чабып, киптереп тә тормыйча, ниндидер техникага төяп киткән. Техниканың протектор эзләрен дә күреп була икән үләннәр арасына игътибар беләнрәк карасаң! Печәнен чабып, малыңны туйдырып, сөтле чәй эчәргә ниятләгәнсең икән, һәр яфрагы Аллаһы Тәгаләгә зикер әйтеп утырган яшь усакны читләтебрәк үтәргә дә мөмкинчелеге булгандыр бит инде бу адәмнең!..

Аны Аллаһыбыз гафу кылсын инде. Ярый әле мин вакытында күреп алдым агачкайның авыр хәлдә калганын. Исән-имин, башка фаҗигаләргә очрамый гына үс, усаккаем!..

***
Җәйләр үтеп, моңсу көзләр дә җитте. Октябрь башында, мин бакчабызны кышлыкка ябып киткәндә, усак ныгып, мул яфракка күмелеп калды.

Кабаттан күркәм язлар килгәнен сизмәдек тә. Бакчабызда үскән алмагач, ирга һәм сливалар ап-ак чәчәккә күмелде... Торносливның чәчәкләре арасыннан хәтта яфраклары да күренми. Түтәлләр казый башларга йөрәк җилкенеп тора...

Беркөнне шулай түтәлләр казып, ойый башлаган билемне төзәткәли-төзәткәли бакча капкасыннан чыктым да, үзем утыртып үстергән наратларның яшь бөреләре белән чемченеп, тирә ягымдагы матурлыкка хозурланып йөргәндә, күзем теге аланга төште. Йа Раббым! Ник күренми анда мин коткарып калдырган теге усаккай?! Ул бит узган көз көннәрендә бик матур булып үсеп китеп, мул яфраклы ботакларын болгап, мине озатып калган иде...

Мин алан янына йөгереп килдем дә, ни дип әйтергә дә белмичә аптырап калдым... Тамырлары белән каерылган усагымның кайбер ботаклары сынган хәлендә җирдә сузылып ята иде. Тик мин каккан казыклар да күренми. Нәрсә соң бу?! Нинди бәндә бу кадәре мәрхәмәтсез гамәлне кыла алды микән?.. Нәрсәсе белән комачаулады икән аңа шушы гүзәл усак агачы?

Ә-ә-ә! Безнең бакча каравылчысы быел сыер алып, аны төрле җирләргә бәйләп куеп, яшел үлән белән сыйлый башлаган иде. Димәк, ул сыерын ныгып та җитәргә өлгермәгән усагыбызга бәйләп куеп, терлеген безнең аланда утлатырга калдырган.

Мал мал бит инде ул. Дилбегәсе генә җиткән җирдә сыйланып йөрүдән баш тартып, үләннәрнең ерактагыларын капкалыйсы килә башлагандыр. Ә инде киң күңелле, яшьлек дәрте кайнап торган аклы-каралы сыерга безнең усакны төбе-тамыры белән суырып чыгару һич тә авыр булмагандыр... Ә аның малының ни кылганын аңлапмы, әллә инде уйлап та бирмичәме, үлән тагын да мулрак, тәмлерәк булып үскән урынга сыерын күчереп куйгандыр...

Ауган усакның яфраклары шиңә башлап, ботакларының сынган урыннарыннан күз яшьләре дә күренгәндәй тоела иде... Монда кичекмәстән, авыр хәлдә калган усакны коткару чарасын күрергә кирәк иде.

Мин ашыгыч ярдәм күрсәткәндә нинди коралларның кирәклеген уйлый-уйлый, йөгерә-атлап бакчага таба борылдым. Беренче нәүбәттә, усакның тамыр юлларын карап чыгып, аның иң юан тамыры туфракка тирән кермичә, бик озын булып өстә генә үскәнен аңладым. Әмма аны җиңел генә суырып алырлык та түгел иде... Башымда бер муафыйк фикер барлыкка килде. Төп тамырны бер метрдан да артык озынлыкта кисеп алдым, аны көрәк ярдәмендә ипләп кенә җирдән арындырдым. Башка тамырлары вак һәм аз иде.

Яшь усакны җай белән генә күтәреп алдым да, урман эченә атладым. Башымда агачны коткару буенча бер фикер дә туа башлаган иде инде.

Менә каршымда минем кулымдагыга караганда берничә яшькә зуррак булып, бер-берсенә сыенышып утырган өч усак пәйда булды. Аларның “карашлары” тыныч һәм дусларча булып күренде. Менә кайда ул безнең усакка иң җайлы урын: алар өчпочмагы уртасына чокыр казып, шундагы гаиләнең дүртенче әгъзасы итеп урнаштырырга кирәк дигән карарга килдем. Ләкин бу эш мин уйлаганча җиңел генә килеп чыкмады. Алар янындагы туфрак үсеп утырган агачларның тамырлары белән тулган иде...

Күршеләренә дә зыян китермичә, ничек итеп безнең усакның тамырларын шушы дымлы һәм йомшак җиргә урнаштырырга?..

Юлы да, җае да табылды, әлһәмдүлилләһ. Андагы юан тамырларны өзмичә, алар астындагы җирне саклык белән генә көрәк очына алып, тар гына карау сыман юл ясадым да, усагымның бердән-бер ныклы тамырын шулар астыннан үткәреп, уңайлы гына итеп сөяп куйдым. Яңа күршеләре, кем әйтмешли, үзләренең яшел яфраклы йомшак куллары белән безнең усакны кочып алып, авып китүдән саклауга охшаш хәрәкәт ясадылар шикелле... Миңа исә сусызлыктан күп кенә җәфа чиккән усагымның тамырларын игелекле һәм йомшак урман җире белән каплыйсы гына калды.
Эшне тәмамлап, агач утыртылган кара җирнең өстенә узган елгы йомшак яфракларны җыеп сиптем дә, усагыма күз салдым. Аның карашы сусызлыктан ләшпердәп төшкән яфракларга охшап, бераз моңсу булса да, тыныч иде. Чөнки ул хәзер үз мохитендә, үз кавеме аны күпсенмичә, үз кочагына кабул итеп алды...

Ә давыл, җил чыгып, яшь усакны селкетә һәм тарткалый башласа? Шул фикердән чыгып, аланга кире барып, усакның күнеккән җепләрен алдым да, яңа күршеләренең ботакларына йомшак кына итеп тоташтырып куйдым. Хәзер сиңа җил дә, давыл да, сусызлык та янамый, агачым! Җиркәең дымлы һәм күрше-күләннәрең ягымлы булсын...

Зифа буйлы, мул яфраклы һәм урманыбызның яңа бер бизәге булып үс, усаккаем!.. Сиңа Хак Тәгалә хәерле озын гомерләр насыйп әйләсен.

Мәгариф РАЯНОВ.
Казан – Салкын чишмә
2014-2015 еллар


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе