Ни өчен әле мин яшь башым белән кидем әлеге яулыгымны? 60 яшькә җиткәч кисәм дә ни булган? Әлбәттә, минем өчен бу сорау яңа булмаса да, күпләр төшенеп бетми әле яулык ябуның серләренә.
Күзебезне тарихка салсак, бик тә урынлы булыр, минемчә. Хәзерге вакытта хиҗаб киюнең татарлар өчен хас булмаганлыгы турында күп сөйлиләр. Шул ук чәчләре агарып бетеп, әле һаман да яулык бәйләмәгән әбиләр дә, гомумән, үзебезнең традицион халкыбыз. Имеш, болай яулык ябу ул гарәпләрдә генә, ә татар хатын-кызлары башкача киенә торган булган: алар чигелгән калфаклар кигәннәр. Башларында чәчләре өлешчә күренеп тә торган. Ә бу чынбарлыкка туры киләме соң?
Тарихи мәгълуматлар белән танышырга иренмәгән кешегә, моның киресен күрсәтүче бик күп кызыклы язмалар, этнографик хезмәтләр бар. Шушыларда без нәкъ ерак әбиләребезнең һәрвакыт хиҗабтан һәм бу хиҗабның муенны каплап алдан бәйләнә торган иң катгый төрләрен ябып йөргәннәренә тап булырбыз. Татарларда андый баш киемнәре бар җирләрдә дә: Казанда да, Әстерханда да, Касыймда да, Себер һәм башка авыл-шәһәрләрдә дә таралыш алган. Ә арттан бәйләнә торган кыекча яулыклар басу-кырларда еш эшләргә туры килгән крестиян хатын-кызларына гына хас булган. Ә аннан соң, вакытлар үтү белән, шәһәр шартларында калфаклар, ягъни хатын-кызларның чәчен тулысынча каплап бетерми торган кечерәк яулыклар таралыш алган.
19 гасырның атаклы мәгърифәтчесе Ш. Мәрҗани үзенең данлыклы “ Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар “ (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”) хезмәтендә бу уңайдан болай дип язып калдырган: “Хәзер, кызганыч, хатын-кызлар калфак киеп йөри башлады, алар аны кияүгә чыккач та киеп йөри”. Башка сүзләр белән әйткәндә, кайберәүләр татар хатын-кызлары өчен мөмкин булган бердәнбер баш киеме итеп карый торган ул калфакларны киеп йөрү чынбарлыкта исә халкыбызның күп гасырлык тарихында чагыштырмача күптән түгел кабул ителгән йола булып чыга. Ә тарихны белмәгәннең киләчәге юк, диләр бит. Шул ук вакытта, Ш. Мәрҗани “яулыклары тулысынча башларын каплап йөрүче”, “күкрәкләрендә махсус күкрәкчәләре булган һәм озын җиңле күлмәкләрдән йөргән” хатын-кзларны үрнәк итеп күрсәтә. Чөнки “андый кием мөселман хатын-кызларына күбрәк туры килә”, ди. Менә шушы мисалдан чыгып кына фикер йөртсәк тә, хиҗаб татар хатын-кызлары өчен ят кием дип раслау хакыйкатькә туры килми. Ә барысы да киресенчә.
Башка якларны да истән чыгармау мөһим. Халкыбызның зирәклеге - аның чын исламча сабырлыгында, шул исәптән, аның дин күрсәтмәләрен төгәл үтәп бетермәүчеләргә булган сабыр мөнәсәбәтендә. Татар хатын-кызларының бүгенгә кадәр килеп җиткән киемнәре дә шуннан килә. Башкача булуы мөмкин дә түгел. Дини кануннарны үтәү кешенең үз теләгеннән булырга тиеш.
Мин үзе татар орнаментлары белән тегелгән күлмәкләр һәм яулык өстеннән матур гына чигелгән калфаклар киеп йөрүгә бер дә начар карамыйм. Киресенчә, болай киенү бик тә матур һәм зәвыклы дип саныйм. Инде соңгы вакытларда мөселман кибетләрендә татар эксклюзив тупланмалары да урын ала башлады.
Киемегез һәм хәрәкәт итү чарагыз күркәм булсын, шул вакытта сез кешеләр арасында йөздәге миңгә тиң булырсыз, җәмгыятьне бизәрсез, диелгән Пәйгамбәребезнең бер күркәм хәдисендә.
Минемчә, хиҗаб ул матурлыкны каплаучы бер гүзәллек. Һәм моның мәгънәсе дә бик тирәндә булырга тиеш. Ә ниндидер тышкы матурлык, аксессуар урынындагы гына яулыклар һәм күлмәкләр түгел, ә эчке матурлык, эчке хиҗаб белән тышкы хиҗабның гармониясе бергә атлап, үзенең Аллаһ кушканча вазифасын үтәве булырга тиеш.
Сөмбел ШӘРИФУЛЛИНА