Тукай Казан Җыенына кем белән килер?

Казан ханы башкала халкына нәрсә дип сөйләр? Кол Шәриф
дәвамчысы кем булыр? Тукай Казан Җыенына кем белән килер?

БӘЙЛЕ
2014 Сен 15

Казан ханы башкала халкына нәрсә дип сөйләр? Кол Шәриф
дәвамчысы кем булыр? Тукай Казан Җыенына кем белән килер?


Болар хакында 20 сентябрьдә 14 – 18.00 сәгатьтә узачак Камал театры мәйданындагы Казан Җыенында белә аласыз. Казан Җыенын “Иман йорты” яшьләр клубы, Г. Камал театры Казан мэриясе ярдәмендә үткәрә. Казан Җыены Татарстан башкаласында традицион чарага әйләнәчәк.

Җыенның генераль химаячесе - "Таттелеком” ААҖ (генераль директоры Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин).

20 сентябрьдә Г.Камал театры каршында узачак әлеге бәйрәмдә тарихка кайту (Кол Шәриф, ханнар, Сөембикә, китаплар, музейлар, тарихи шәхесләр, борынгы җырлар)да, мәгърифәтне искә алу да (китаплар сату, Мәгърифәт мәйданы), элекке сәүдәгәрләр, байлар һәм гади халык та җыела торган базар мәйданы (Ярминкә-базар), нәниләр өчен онытылмаслык бәйрәм ясаучы Балалар мәйданы да булачак.

Иң популяр татар җырчылары сәхнәдә татар җырларын, татар мөнәҗәтләрен яңгыратса, милли-фольклор төркемнәр халыкны КАЗАН ҖЫЕНЫНА каршы ук алып торачак.

Көз – татар халкы өчен яңа тормыш башланып китү чоры. Җәйге-көзге эшләрдән арынгач, халыкның мәгърифәткә, гыйлемгә тартылу вакыты. Уңышлар җыйганнан соң уза торган көзге җыеннар да халык арасында аеруча бер тынычланып калу, чын күңелдән бәйрәм итү белән бәйле. КАЗАН ҖЫЕНЫ – шул мохитне халыкка җиткерү өчен оештырыла да.

Быел Корбан гаетенең шулай ук көз вакытына туры килүе аеруча күңелле сәбәп булып тора.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе