Туфан Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында туа. 1956-1961 елларда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Театр училищесында укый.
Аның театр җәмәгатьчелеге тарафыннан аеруча зур танылу алган пьесалары – “Без бит авыл малае”, “Үзебез сайлаган язмыш”, “ Әниләр һәм бәбиләр”, “Без китәбез, сез каласыз”, “ Хушыгыз”, “Канкай угылы Бәхтияр”, “ Диләфрүзгә дүрт кияү”, “ Әлдермештән Әлмәндәр”, “ Илгизәр +Вера”, “Җанкисәккәем” һ.б.
Туфан Миңнуллин белән хушлашу 3 майда Г.Камал исемендәге театр бинасында узачак.
Хушлашу иртәнге сәгать тугызда башлана.
Александр Долгов