Алар Мәскәүдә соңгы курста укыйлар иде бугай. Шул вакытларда Казанда нәшер ителүче «Азат хатын» журналы редакциясенә берәү килеп керде һәм: “Себер бае керде бит яныгызга. Мине әллә танымыйсызмы?”-дип сорап куйды, елмаеп.
Өстендә - яхшы тун, башы яланбаш, бүреген салып, кулына тоткан. Ә куе чәче - чем-кара бөдрә. Менә бу - Туфан иде, җәмәгать.
...Еллар уза торды. Милләтебезгә олы ярдәмен тоеп, аның авызыннан гаделлек, хаклык ишетеп, депутат һәм драматург буларак, пьесаларын карап, тормышчан чыгышларын тыңлап, безнең күңелдәгесен алып әйткәнен ишетеп, кинәнеп яшәгәндә, кинәт без Туфансыз калдык. Рухы шат булса иде.
Туфан бүген дә безгә бик кирәк. Милләткә сабак бирүче буларак кирәк. Без моңа кичә “Мир” кинотеатрында Туфан турындагы беренче фильмны карагач, тагын да ныграк төшендек, аны сагынуыбыз артты. Мин моннан шуны аңладым: бу әле беренче капшану гына, аның әле күпсерияле фильмга әйләнү ихтималы да бар. Туфанның әле һаман да татар милләтен олы һәм шанлы итеп күрәсе килгәнлегенә төшендем. Менә шуның өчен дә битарафлыктан, ваемсызлыктан чыга алмыйча интеккән милләтемә Туфан бик кирәк, җәмәгать. Ул тормышка бәя бирергә, анализларга өйрәтә.
Фильмда Туфанның Мәскәүдә бергә укыган иптәшләре – халкыбызның атаклы сәхнә осталары Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров хикмәтле сүзләрен әйттеләр.
Әлеге кинофильм кирәкле, аның күп серияләре чыгуына да өметләнәм мин. Без, тамашачылар, Разил Вәлиевкә, Илдар Матуровка, аларның ярдәмчеләренә олуг рәхмәтләребезне белдердек. Киләчәктә дә уңышлар телибез аларга. Туфан безгә һәрчак кирәк! Аның тырышлыкларының кадерен белик, җәмәгать!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе