Тормыш төсле, аһәңле

Хәерле көн, мөхтәрәм җәмәгать! Мөслимә оешмасы бүгенгесе көндә заманыбызга аваздаш, кеше тәрбияләүгә...

БӘЙЛЕ
2014 Мар 28

Хәерле көн, мөхтәрәм җәмәгать! Мөслимә оешмасы бүгенгесе көндә заманыбызга аваздаш, кеше тәрбияләүгә юнәлдерелгән конкрет проектларны гамәлгә кую белән, чын мәгърифәтчелек эше алып бара. Рәхмәт аларга.

Чыгыш ясау мөмкинлегеннән файдаланып, бүгенгесе көндә тирә-ягыбызда нинди вәзгыять хөкем сөрә, без кай яккарак карап яшибез, тышкы дөньябыз белән эчке хәләтебез туры киләме, гармониядәме без – үз күзәтүләремнән чыгып, шушы сорауларга җавап биреп карарга чакырам.

Бала тәрбияләү хатын-кыз әхлагына турыдан туры бәйле. XX гасырның ахыры хатын-кыз образына гаять зур тәэсир ясады. Бер яктан хатын-кызны руль артына утыртты, кулына тәмәке тоттырды, өстенә чалбар кидерде. Чикләр ачылды. Чит илләргә йөри башладык. Үз традицияләрең югалып, онытылып торганда яшәешкә чит традицияләр кереп оялый. Бу бездә дә тулы гәүдәсенә чагылыш тапты. Туташ һәм ханымнарыбызның гарәп һәм төрек киемнәренә, хиҗапларына төренүе дә – шушы хәлләрнең нәтиҗәседер, мөгаен.

Ни өчен бүген мәктәп балаларына яулык яптыру мәсьәләсенә шул кадәр зур игътибир бирелә, Мәхкәмәләр уйнала, газета битләре төрле язмалар белән тула?

Мин бу күренешләрнең асылын яшәешебездә гармония югалу белән бәйлим. Дини гыйлемнәр белән дөньяви гыйлемнәрнең камиль пропорцияләре җимерелүдә күрәм.

Бөек мәгърифәтчебез Фатих Кәрими фикере: җилкәңдә Европа костюмы, калебеңдә ислам булсын! Шушындый кыска формада, безгә, киләчәк буыннарга әйтә: Европа костюмы – образ, дөньяви белемең булсын, мәдәниятың булсын ди. Ә әхлагың исламча булсын. Башка сүзләр белән әйткәндә, тормышта ике канатыгыз да нык булып (белемең тирән, әхлагын чиста), очышта булыгыз ди мәгърифәтче. Дөньяви белемгә төрле кеше төрлечә килә: хезмәтем, яшәешем буенча аралашкан ханым-туташларның бер ишләре дөньяви белемгә өстенлек бирә, дөньяви белемне тормыштагы төп кыйммәтләр рәтенә кертә. Чын, тирән, күләмле белем алган туташ-ханымнар ислам тәгълиматына да аңлы рәвештә, җиңелрәк, тизрәк киләләр. Бүгенге көндә тормышта андый ханымнар 50%-60% тәшкил итәләр. Аларның эш урыннары бар, күбесе тормышта үз урыннарын тапкан, балаларын тыңлаулы итеп үстерәләр, киң кырлы белем бирәләр. Гомумән, җәмгыятьнең бу өлеш ханымнары бүгенгесе көндә төп көчне тәшкил итәләр. Белемле, зыялы һәм дини белемнәргә йөз белән борылган ханымнар. Алар киенү, хиҗап мәсьәләләрендә дә мөгез чыгармыйлар, низагка кермиләр, җәмгыятьтә аларга, аларның хезмәтенә ихтыяҗ зур. Фатих Кәрими васыятенә тугрылыкны мин шулай аңлыйм. Европа һәм Азия тоташкан җирлекнең хатын-кыз йөзе, ким дигәндә, без яши торган гасырда шундый булыр кебек.

Әйдәгез, башка образга күз салыйк: хиҗап һәм кием безнеңчә түгел, гарәпчә яки төрекчә. Мондый төркем туташ-ханымнар шактый зур. Әмма кием – тышкы образ. Мондый образны яшәү рәвешенә әйләндергән ханым-туташлар: безне эшкә алмыйлар, безгә социумда үзебезне табу авыр, безнең хокукларыбызны чиклиләр дип зарлана. Юк, хиҗаплы ханымнар арасында да уңышлы көн күрүчеләр бар. Әмма монда инде алар 50%-60% түгел, 5%-6% тәшкил итә. Хикмәт нидә? Дөньяви белемнәргә тиешле дәрәҗәдә игътибар җитмәүдә. Шуның нәтиҗәсендә, дини гыйлемнәрнең дә аксавы, тышкы форманың өстенлек итүе, мондый очракта кешегә тәкәбберлек чире, үпкәләү, кеше өйрәтергә азаплану гадәте “йога”. Гомумән, тышкы кыяфәт ул әле эчке әхлагың төзек дигән сүз түгел. Хиҗапка төренү еш кына киресенчә эчке проблемаларның күп булуыннан, чишү юлларын таба алмаудан килеп чыкмыймы икән?

Ничек кенә булмасын, берьяклылык бу. Ә тормыш күп яклы. Тормыш төсле, аһәңле.

Мөселманга рәсем төшерергә, музыка белән белән шөгыльләнергә ярамый дип сөйләнүчеләргә Мәрҗани, Исхакый кебек галимнәребез боларның берсе дә харам булмавын аңлатып калдырган. Милли сынлы сәнгатебезгә нигез салучы рәссам, Коръәнхафиз Б.Урманчы бөек шәхесләребезнең образларын сыннарда тудырып калдырган. Бүген балаларын мәктәпкә тубыкка җиткән көрән күлмәкләрдән, гарәпчә бәйләгән яулыкларда йөртүче, физкультура дәресләрен, театр сәнгатен һ.б. бик күп мәдәни байлыкларны, дөньяви гыйлемнәрне инкяр итүче гаиләләрне аңлау авыр, әлбәттә. Ә инде балаларын мәктәпкә бөтенләй җибәрмичә, гаилә мәктәбе корып азаплану (“азаплану”, чөнки гаилә мәктәпләре дә бүген каршылыклар белән, киләчәге ачыкланмаган сораулар белән җан асрый) шулай ук аңлашылмый.

Безгә эшчәнлегебезне дөрес оештыру кирәк. Аның өчен тирән анализ ясау сорала. Җомга вәгазьләрен дә, мәкалә, чыгышларны да күпьяклы итеп алып барырга кирәк. Гаиләләргә дөрес юнәлеш бирү җитми, гомумән, юнәлеш бирү зәгыйфь дәрәҗәдә бездә. Без Татарстаныбызның галәмдәге уникаль урынын – Европа һәм Азия очрашкан (кисешкән түгел!) урын икәнен аңлап, халкыбызны үзебезнең халкыбыз юлыннан алып бару максаты куярга тиешбездер.
Сүземне Фатих Кәрими әтисенең улына язган хатын укып тәмамлыйсым килә. (Гыйльман хәзрәт – хаҗи, имам, Ризаэтдин Фәхретдиннең җизнәсе. Фатих Кәриминең әнисе - Мәгъсүмә абыстай. Р.Фәхретдиннең олы апасы була. Р.Ф. хәзрәтләре үзенең галим булып формалашуына нык тәэсир ясаган Остаз итеп нәкъ менә җизнәсе Гыйльман хәзрәтне саный).

Камәрия ХӘМИДУЛЛИНА, 2 нче татар гимназиясе директоры

Хат
Әссәламегаләйкем, углым Фатыйх!
Бабаң, анаң һәм барча туганнарың сәлам диләр. Хатларыңны алып торабыз. Укуларың яхшы баруын беләсебез килә. Шулай язышып тору тиеш.
Углым! Мин сине, гыйлем алып кеше булыр өчен, ерак җирләргә җибәрдем. Киләчәктә милләтеңә файдалы кеше булуыңны телим. Сине җибәрүем байлыгым артканлыктан түгел. Синнән башка янымда баш балам һәм карт атам бар. Шуларның өлешеннән аерып, сиңа кирәклек җибәреп торам. Дөньяда яшәргә гыйлем, төзек әхлак, тырышлык кирәк. Бер сәгать гомереңне дә бушка үткәрмә. Анда да ишаннар, суфыйлар яраксыз бушка гомер кичерүчеләр булыр. Кеше сүзенә алданып, алар тирәсенә сырышма. Андыйлардан файда күрә алмассың. Сүзләремне хәтереңнән чыгарма! Укырга, күп белергә ялкауланма! Ялкау булган кеше тере кешеләр арасында йөрүче мәет, үлек кебек. Тик кабергә генә күмелми. Уку яшендә әхлагыңны бозсаң, белемнән читтә калсаң, синең өчен һәртөрле бәланең башыңа килүен исеңдә тот! Җанымны фида итәрлек дәрәҗәдә тырышып алган намусымны каралтырлык булма! Ялкау һәм бозык иптәшләр белән аралашуыңны ишетеп белсәм, миннән бер төрле дә ярдәм, мәрхәмәт көтмә. Ата-анаңның синең өчен бөтен көнкүрешләрен кызганмыйча игелек иткән фидакярлекләренә каршы эштә булсаң, көфранә нигъмәт булыр. Безне шатландырырлык, киләчәктә халкыңа үз эшең, гыйлемең белән файда китереп, илгә йолдыз төсле якты биреп торырлык угыл булып кайтуыңны телибез. Тагын шуны да хәтереңә төшерик дип уйлыйм: Истанбулның гали уку йортын яхшы тәмам кылып, яхшы имтихан белән бетерә алсаң, бәлки Аурупаның берәр мәмләкәтенә барып, гыйлем алырга теләрсең. Германияме, Францияме – үзең сайлап язарсың. Әгәр һөнәр, техника белән кызыксынсаң, минемчә, Германиягә бару мәслихәт. Әгәр матур тормыш, матур көнкүрешләр һәм әдәбият китаплары белән танышуны теләсәң, Парижга баруны сайларсың. Кайсына барып укырга теләсәң, безгә мәгълүм кылырсың. Чит телне, мөмкин кадәр, яхшы белеп кайту кирәк дип беләм. Сиңа вәгъдә биргәнемчә, расходлык акча барып торыр.

Күп хәер-дога белән әткәң Гыйльман Ибраһим улы. Бөгелмә өязе, Миңлебай авылы, 1892 ел, шәүвәл аеның 12 се.”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе