Безнең урамнан узды ул, ялы гына калды чагылып. Ат өстендә үсмер егет иде бугай. “Сугыш беткән!”, “Сугыш беткән!”-дип кабатлый-кабатлый югары очка, аннары атында күрше авылга томырылды ул.
Әбиләр-бабайлар, ишеткәннәренә ышанмыйча, тәгаенрәк белү максатыннан, күршеләренә ашыкты. “Хак сүз микән?”,-диде алар әик-шөбһә белдереп. Без, бала-чагалар, шаулашып, өлкәннәр янына елыштык.
Әйе, сугыш беткән көн иде бу. Без ишеткән сугыш сүзенең коточкыч мәгънәгә ия булуын бераздан аңладык. Бу сүздә – мәгънәсез үлем, якыныңны югалту ачысы, фаҗига, кайгы-хәсрәт, күз яшьләре. Күпләр тол калды. Ятим-ятимәләр елашты, өйләр ир-атсыз, тракторлар хуҗасыз, йөртүчесз калды...
Әйе, ул чордагы сугыш афәтләрен язып та, сөйләп тә бетерерлек кенәме соң?..
Менә ничә еллар буена сугыш хакында төрле телләрдә том-том китаплар басыла. Әмма кешелек җәмгыятенең сабак алу дигән хәтере һаман да саекканнан саеге бара шикелле.
Менә тагын Җиңү көне ишек шакый. Бу вакытта күпләрнең күңел хатирәләре актарылып чыга. Хәер, анысына гына түзәрбез. Әмма сугыш фаҗигаләре кабатлана күрмәсен инде. Елларыбыз, тормышларыбыз, таңнарыбыз тыныч булса иде. Фаҗигаләр, үлем-афәтләр, югалтулар кабатланмасын иде инде.
Хөрмәтле дин кардәшләребез!
Кадерле милләттәшләребез!
Сезләрнең барчаларыгызны Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз! Хәерле гомер, ныклы сәламәтлек телибез!
Сезгә иң изге теләкләр белән редакция хезмәткәрләре
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе
Рәсем язманы бизәү өчен генә алынды.