Шул ук вакытта Мәүлид кичәсе хак Пәйгамбәребезнең вафат булган көне дә булып исәпләнә.
"Мәүлид” гарәп сүзе, туу дигән мәгънәне аңлата.
Пәйгамбәребез (с. г. в.) вафат булганнан соң, аны яраткан, ислам диненә ихласлы падишаһ Әрбил дәүләте башлыгы Мөзәфәр Әбу Сәгыйд Күкбүри бине Гали Биктәкин үзенең ифрат дәрәҗәдә юмартлыгыннан, рәсүлебезнең шәфәгатен өмет итеп, зур аш мәҗлесләре оештырган, күп халыкны кунак итеп, хәер-сәдакалар бирүне гадәткә кертеп калдырган. Мәҗлестә ул күрсәткән юл белән баруны бик тырышып өйрәнгәннәр. Пәйгамбәребезне мактап шигырьләр, мөнәҗәтләр, касыйдәләр укыганнар. Бу күркәм гадәт тора-бара барлык илләргә таралып, һәр җирдә мөселманнарның сагынып, көтеп ала торган бәйрәменә әверелгән.
Шул вакытлардан бирле Мәүлид кичәсе мөселманнар яшәгән бөтен илләрдә, шәһәр һәм авылларда, һәр гаиләдә сөекле Рәсүлебезгә зур хөрмәт илә бәйрәм ителә. Быел бу мөбарәк көн 24 гыйнварга туры килә.