Исегезгә төшерәбез: 26 февральдә 8.12 сәгатьтә Татарстан башкаласы аэропортына Ульяновск-Казан рейсын башкаручы Ан-124 очкычы төшә. Әлеге самолет берничә минут алдан пассажирларны төшереп, аэропортның йөк перроны тукталышына борылганда, техник тикшерү узучы Як-42 кабинасының өске өлешенә зыян китерә.
Ан-124 бортында 8 кешедән торган экипаж булган, ә Як-42 дә кеше булмаган. Якынча мәгълүматларга караганда, зыян күрүчеләр юк.
"Татар-информ" дагы язмалар файдаланылды