Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмиин. Вәссаләәтү вәссәлаамү галәә расүүлинә Мөхәммәдиү вә галәә әәлиһи вә әсхәәбиһи әҗмәгыйн.
Әшһәдү әллә иләһә илләллаһу вә әшһәдү әннә Мөхәммәдән гәбдүһү вә рәсулүһ.
И минем җәмәгатем, якын һәм газизем Мөнәвәрә һәм күз карасы кебек балаларым: улларым Әхмәтзыя, Сәгыйть, кызларым Мөхтәрәмә, Мөгаллимә, Макбүлә һәм кечкенә кызым Мәдинә.
Газиз балаларым! Мин бу ахыр васыятемне гакылым сәламәт чагында соңгы Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең әмере буенча сезгә кушып калдырам.
Минем вафатымнан соң да Аллаһы Тәгаләгә камил ышанып, иман китерегез. Һәрвакытта “Ләә иләһә илләллаһ Мөхәммәдүр-расүлуллаһ” дигән иман кәлимәсен укып йөрегез.
Шулай ук Пәйгамбәребезгә, китапларга, фәрештәләргә, ахирәт көненә, үлгәннән соң янәдән терелмәккә, тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Хак Тәгаләдән булуына ышанып иман китерегез.
Ислам диненең төзеклеген күз карагыздан да артык күреп саклагыз.
Һәрвакытта Пәйгамбәребезгә (с. г. в.) Аллаһы Тәгалә тарафыннан китергән ислам дине эчендә булып, Раббыбызның барлык кушкан әмерләрен тотып, тыйганнарыннан тыелырга васыять әйтәм.
Шулай ук ислам дине гыйлемен һәм дөньяви гыйлемне өйрәнегез. Һәрвакытта ислам динен хөрмәтләп олылагыз.
Миннән калган дини китапларны һич таратмыйча саклагыз. Аларны укырга өйрәнеп, шәригать юлларына төшенегез.
Хак юлда ихласлыгыгызны ныгытыгыз.
Әгәр мин вафат булганнан соң, бурычымны сорап килүчеләр булса, аны шаһитләр белән расласалар, шул бурычларымны түләрсез. Дәхи 12 яшемнән алып, вафат булган көнгә кадәр калган намаз һәм уразаларым вә вәҗиб сәдакаларым өчен үземнән калган малларымнан өчтән бер өлеше хәтле хисаптан алып, дәүер уздырырга һәм фидия бирергә васыять кылам.
Мине юучыларны вә кәфенләүчеләрне сәдака биреп бәхилләтегез. Вә Коръән хәтем кылып, рухымны шатландырырсыз. Һәрвакытта рухыбызга багышлап, Коръән укырсыз.
Каберемне иркен җиргә казырсыз. Үземнең яныма әниегезгә урын алып, бакчадан сүтеп алган тимер рәшәткә белән икебезнең каберебезне бергә тотып куярсыз. Аллаһы Тәгаләдән тәкъдир кылган көн җитәр. Шушы тотылган урынга минем ләхетемә якын итеп, әниегезне дәфен кылырсыз. Икебезгә дә шушы урамдагы ташларны матур итеп юнып, шомартып, васыятемнең соңында язылган сүзләрне кабер ташыма язарсыз.
Газиз балаларым! Минем вафатымнан соң калган малларымның барчасына әниегезне һәм олы балам Әхмәтзыяны хуҗа итеп калдырам.
1.Шулар эченнән киемнәремнән яңа кара толып, төлке туным һәм күн плащ Әхмәтзыя улыма булыр.
2.Бәрән туным, киелгән кара толып, кара дуплы туным, яңа фетр итек, җәйге пальто һәм дахам, чалбарлыгым, аяклы тегү машинасы Сәгыйть улыма булыр.
3.Яңа тегү машинасы, тегелмәгән күлмәкләр Мәдинә кызыма булыр. Аңа апаларының пальтосы кебек пальто ясарсыз һәм барчагыз аңар минем кебек шәфкать күзегез белән карарсыз.
4.Олы яктагы өч кызыма бер нәрсә атап әйтмәсәм дә, аларга ярдәм итүне абыегызга васыять кылам.
5.Бабагыз белән әбиегезне хөрмәт итегез. Гамилә апагызның һәрвакыт хәлен белеп, ярдәм итеп торыгыз.
6.Гомер бакый якын күргән хөрмәтле һәм газизем Мөнәвәрә вә күз нурларым урынына күргән балаларым, барча туганнарым, барлык мөселманнар һәм мөэмин кардәшләребез белән һәрвакытта изге мөгамәләдә булып, һәрвакытта мөселман кардәшләребезгә һәм туганнар арасында изгелекле булырга васыять итәм.
7.Шәригать тыйган һәр төрле эшләрдән тыелыгыз, тәүфыйксыз булмагыз, бәндәләр каршында һәрвакыт үзара тәүфыйклы булыгыз. Һичбер вакыт халык алдында тәкәбберлек сыйфаты күрсәтмәгез. Һәрвакыт кече күңелле булыгыз. Зәгыйфьләрне, ялгыз картларны, карчыкларны һәм фәкыйрь ятим бәндәләрне якын күрегез.
8. Әхмәтзыя улым! Әгәр кыз туганнарың әти төсе дип туган өйләрен карарга килсәләр, якты йөз белән каршы ал, бакча җимешләреннән камил хокук бир ул балаларга. Сәгыйть белән ике арагызны икәү хәл кылырсыз.
9.Балалар, абыегыз минем урыныма хуҗа булып кала. Хак Тәгалә хәзрәте хәерле сәламәтлек, хәерле озын гомерләр һәм тәүфыйк, бәхет, иман нуры бирсен. Һәр гамәлегезне абыегызга һәм әниегезгә киңәш итегез. Әниегез сезне күп мәшәкатьләр белән үстерде. Сезгә һәрвакыт шәфкатьле булды. Сез дә аңа шәфкатьле булыгыз.
10.Ярый, хушыгыз, газиз Мөнәвәрә һәм күз нурыдай якын күргән балаларым, бәхил булыгыз. Мин сезгә ихлас кальбемнән бәхиллек бирәмен. Һәм Аллаһы Тәгалә хәзрәтеннән дөнья вә ахирәт эшләрендә сезне хәерле максатларга ирештерүен сорыймын. Хак Тәгалә хәзрәте барча әгъзаларыгызны тәмуг утына хәрам кылсын дип дога кыламын.
Хушыгыз газиз әткәм һәм әнкәм, сөекле Мөнәвәрәм һәм газиз балаларым, газиз туганнарым! Болар минем сезгә ахыргы сүзләрем, сезнең илә хушлашуым. Сау булыгыз.
Вафатымнан соң, гомер бакый якын күргән Гатаулла абыем, Юныс абыем һәм ахирәт дустым Зиннәтулла абыйдан гәүдәмне юарга үтенерсез һәм кәфен сардырырсыз. Гәүдәмне гүргә куйганда хөрмәтле балам Әхмәтзыя, туганым Мөхәммәтзакир һәм Юныс абый булса ярар иде.
Кабер ташымның бер ягына туган һәм вафат булган елымны һәм әткәмне күрсәтеп язарсыз.
Икенче ягында шушы шигырь булсын:
Шатлыгым син һәм нурым син,
Хөрмәтле ислам динем.
Үтте шатлык белән синдә
Айларым, елым, көнем.
Дөньялыкта нурландырдың
Син безнең калебебезне.
Хәзер инде нурландыргыл
Син безнең каберебезне.
(Язды Хәниф Вәлиев)
Монысы безне ятим калдырып, әниемнең вафат булгандагы сүзләре:
Каласыз бит, күз нурларым,
Өчәү ятим, моңланып.
Сезгә карап кан түгәмен,
Кан булып, дулкынланып.
Чыгасыз җылы куеннан,
Чыгасыз, газизләрем.
Сөйим башыгыздан сыйпап,
Килегез бәгырьләрем.
Мөхәммәтзакир туганым, урамдагы бер ташны чистартып, әни кабере өстенә утырт. Әниебезнең ахыр сүзләрен яз.
1959 ел, 3 октябрь
Рәсемдә: Хәниф Вәлиев (1903-1959) һәм аның улы Әхмәтзыя Вәлиев (1928-1993).
Алар икесе дә Чирмешән районында туганнар һәм шунда җирләнгәннәр.