Әти. Чагадай. Туганнар. Авылдашлар

Әтиебез Хәиф Мөхәммәтвәли улы Вәлиев уртача буйлыдан калкуырак, чандыр гәүдәле, акыллы зәңгәр күзле, искиткеч пөхтә кеше иде.

БӘЙЛЕ
2014 Окт 02

Әтиебез Хәниф Мөхәммәтвәли улы Вәлиев уртача буйлыдан калкуырак, чандыр гәүдәле, акыллы зәңгәр күзле, искиткеч пөхтә кеше иде. Хәтта тузанлы авыр эш башкарса да, куллары пычранмас иде.

Яз-көз көннәрендә аягында һәрвакыт күн итекләр (Мөхәммәтвәли теккән итекләр) булыр иде. Дин, көнкүреш, тел мәсьәләләрендә дә үз-үзенә искитмәле таләпчән, әйткән сүзендә ный торучы шәхес булуы хәтердә нык уелып калган.

Миңа 6-7 яшь чакларында, әти: «Кызым, бүген сиңа Чирмешәннән уенчык курчак караваты алып кайтырмын”,-дип эшкә чыгып китте. Ай-һай озак тоелды миңа ул көн, югыйсә, кышкы көннәр кыска да була бит әле. Курчак караватын көтәм бит! Әти эшеннән арып бетеп, ашыга-ашыга авылга кайтырга чыккан. 2-3 чакрым ара узгач, миңа вәгъдә иткән караватны онытып калдыруын исенә төшергән.

Әти белән бергә атта утырып баручы апам: “Әти, иртәгә дә көн бар, алып кайтырсың әле. Бүгенгә кайтыйк инде, кире борылмыйк”,-дип тә әйтеп караган. Әти: “Юк, ярамый. Бала көтеп тора”,-дип кышкы салкында атын кире борып, көндезен сатып алган курчак караватын алып кайта. Авылга кайта-кайта төн уртасы җитә хәтта. Мин дә сабый бит ул чакларда: әти кайтканны көтеп утырдым, теләгемә ирештем.
Әйе, әтинең һәр эше тәрбия бирү галәмәте иде.

Әтиебезнең үз әнисе Миңнегаян әби бик яшьли вафат була. Әнисе дә шигъри җанлы, күркәм холыклы булган. Миңнегаян әбинең соңгы сүзләрен әти кәгазьгә язып калдырган:
“Каласыз бит, күз нурларым:
Өчәү ятим, моңланып.
Сезгә карап кан түгәмен
Кан булып, дулкынланып.

Чыгасыз җылы куеннан,
Чыгасыз, газизләрем.
Сөйим башыгыздан сыйпап,
Килегез, бәгырьләрем”.

Ятимлек, ачлык еллары, җитмәсә, сөекле яраткан укытучысы – мөгаллиме Әхмәтзыя мулланы да атып үтерәләр. Шуларга өстәп, дәһшәтле сугыш еллары, канкойгыч 1937 1938 еллар – барысы да әтиебезнең йөрәге, гомере аша узган. Ни генә булмасын, әтебез чын кеше булып кала алган. Үз авылыбыз, авылдашларның тарихын язып, һәр гаиләнең шәҗәрәсен бөртекләп өйрәнеп, язып калдыруы гына да зур батырлыкка тиң. Аның кылган гамәлләре гасырларга кала торган. Рухына изге дога булып барса иде!

Әти-әниебез балалары күңеленә мәрхәмәт орлыгын яшьтән үк салдылар. Аларның әдәп-әхлаклы тәрбиясе безне дөрес яшәргә, хезмәт белән көн күрергә, тирә-юньдәгеләргә ихтирамлы булырга өйрәтте. Балачак бәхетен сизеп яшәдек без. Ә бит аларның сугыштан кайта алмаган авылдашлары күпме, балалары ач, аяк-өс киемнәре юк.

Гаилә башлыгы буларак, әтинең вакыты-вакыты белән кырыс та, таләпчән дә булуы кирәк икән. Безнең әти сүзен кыска тотар иде. “Алайдыр, шулайдыр”,-дигән кәлимәләрне ул яратмады. “Дыр-дер дип сөйләмәгез, дырга чебен дә кунмый”,-дип кырт кисә иде.

Безнең өйдә ел саен ифтар мәҗлесе, Корбан ашлары, Мәүлет бәйрәме 4-5 табын кеше җыеп уздырыла, 1956-1957 елларда хәтта гает намазы да бездә үткәрелде. Авылда чөнки мәчет тә, намаз укырга теләгәннәрне сыйдырырлык өй дә юк иде. Шулай итеп, барлык халык безгә килде, дога кылды, хәерле теләкләрен теләде.

Абый-апалар урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга укырга киттеләр. Авыл хуҗалыгы, медицина институтына укырга керделәр. Укырга, фәннәр өйрәнергә теләк булуны да әти-әниебез өйрәтте. Күп тырышлык куйды алар. Бигрәк тә кышкы каникуллар вакытында авылга кайткан балаларына дин нигезләрен өйрәттеләр.

Шагыйрь Равил Фәйзуллин әйтмешли, «Куркырга, өркергә җай бар ул кайчан да” булуына карамастан, 1953-1955 елларда студент апалар, абыйлар, күрше-тирә кызлары, малайлары тезелешеп намазга бастылар. Менә шундый булды ул безнең авылдагы нигезебез: ул догалы, хәер-фатихалы йорт иде.

Ислам диненең һәм дөньяви фәннәрнең бергә, бербөтен булып үзләштерелергә тиешлеге әтиебез өчен бәхәссез булган. Ул чорлардан 6 дистә вакыт узгач, әти-әни сүзләренең хаклыгына тагын бер кат инанасың. Моны тормыш үзе раслады. Җитәкчеләр килә дә китә, дәүләт тә төрле идеологиягә нигезләнеп үсә, таркала. Ә дин шул ук дин. Ислам үзенең хак дин икәнлеген раслый гына бара. Ул беркемне дә кыерсытмый, кысрыкламый. Үзенә дә, башкаларга да ихтирам белән карый. Аллаһы Тәгаләгә таяна, Аңа гына тапшыра!

Менә шул рәвешле, буыннар чылбыры дәвам итә. Бабабыз Мөхәммәтвәли Җәләлетдин улының әтиебез Хәниф Мөхәммәтвәли улына язган васыятьнамәсе,аннары әтиебезнең безгә, алты баласына язып калдырган васыятьләре үз эшен уңышлы рәвештә дәвам кыла. Әти-әниебезнең балалары, оныклары, оныкчыклары үзләренең көзгедәге чагылышы сыман.

Алар турында бераз соңрак тәфсилләп сөйләрмен. Әлегә исә авылга, урам, өебезгә, бакчаларыбызга юнәлик. Күбесе инде юкка чыкты, алай да!..

Сиңа язам, туганым, сиңа эндәшәм, кызым, улым, сездән үтенәм оныкларым! Вакыт тәгәрмәче тиз әйләнә, гомер сизелер-сизелмәс үтеп тә бара, хатирәләр яңара, уйландыра, моңсуландыра.

Әтиебез әйтмешли:
“Бу дөнья кәрвансарай бит ул,
Бабайлар ахыры без килдек бу илләргә.
Агымсулардай агып үтә яшь гомеребез:
Тапшырабыз бу илләрне яшь буыннарга...”

Туганнарым, балаларым, оныкларым! Сезнең дә Чирмешәнгә, Югары Чагадайга, Иске Үтәмеш авылылына кайтасыгыз килеп китәр. Әби-бабайлар, әти-әниләрнең нигезләре шунда бит... Кайтыгыз, әле кайбер биналар да сакланып калыр. Һич югы - кое, аның чыгыры, тимер чиләге сакланыр. Бу юлларны укыгач, соңга кала күрмим, дип бәлки тизрәк тә юлга чыгарсың. Җыйнаулашып кайту теләге дә тууы ихтимал. Ул чагында син әле күп нәрсәне күрерсең, иншә Аллаһ!

Син, кадерлем, авылга кайтсаң, “күпер төбендә” төшеп кал (бездә мәчет тирәсендә тукталучыга шулай диләр), йә зур тыкрык (тыгырык) башында туктал. Әкрен генә урам буенча кил, урам буенча уз. Исәнләшергә кеше очратсаң бик әйбәт тә... Белмим шул. Шаулап торган авыл урамнары бушап калды инде. Олылар вафат булды, яшьләр таралды. Без дә киттек. Лтыбыз да киттек. Беркемне дә гаепли алмыйбыз. Укыйк, кеше булыйк, дидек. Дөрес, мәгънәсез гомер кичермәдек, тырыштык. Хәер, хәзер сүзебез башка нәрсәләр турында булыр.

Туганым, газизкәем, урам буйлап фани дөньядан бакыйлыкка күчкән әби-бабайларның эзләренә баса-баса киләсең дә, Хәниф Вәлиевләр торган нигезгә туктыйсың. Утырып дога кыл, рухларын шатландыр вафат булганнарның.

Ә хәзер мин язганнарны тыңла, йортыбызның гөрләп торган чакларын күз алдыңа китер.

Төп сүземә күчкәнче, авылыбыз турында берникадәр әйтим әле. Авылдашларым укыса да, күңелләре булыр, хатирәләре яңарыр, моңсуланып та куярлар.

Авылыбыз 4 урамлы. Аз сулы, ләкин бик тирән чокырлы елгасы, буасы - авылның нәкъ уртасында. Авылыбыз тирәсендәге матур-матур атамаларны әтинең язмаларыннан укып кара. Безнең өй - “Арттагы” урамда, әле “Түбән урам”, “Түбән урам тыкрыгы” да, “Аргыъяк урам» дигәне дә бар. Әгәр Түбән урамнан, Таһирә абыстай тыкрыгыннан кайтсаң, нәкъ безнең зур капкага килеп төртеләсең. Калай түбәле зур һәм кечкенә капкадан кемнәр генә кермәгән дә, кемнәр генә чыкмаган!

Күренекле галим, физика-математика фәннәре докторы Әхмәдулла Шәфигуллин, Татарстан сәүдә министры булып эшләгән Мәсхут абый Шакиров, Миңнебай, Әсхәт абый Шакировлар, татар халкының яраткан җырчысы Әлфия апа Авзалова һәм башка бик күпләр, шул исәптән, авылдашларыбыз да яратып килә иде безгә.
Чирмешән табибәсе Әминә апа Коләхмәтева, хирург Иван Силантьев, кадерле туганнарыбыз Локман, Фәтхулла җизниләр, киләчәктә техник фәннәр докторы дәрәҗәсенә ирешәчәк Рөстәм Сәхапов та, Рәшит, Резеда, Фәния, Гүзәл, Земфира, Наилә, Фәрит, Әлфияләр дә бу капкаларны исләрендә саклаганнардыр.

Соңгы юлга да шул капкалардан китте газиз әтиебез, әниебез һәм олы абыебыз Әхмәтзыя.

Урам капкасының тимер тоткасына басабыз да, йортка керәбез. Йорт буена ап-ак такталардан тротуар ясалган, койма кырыена салынган ул. Тимер чыбык та сузылган. “Тугры” исемле этебез чылбырларын шалтыратып, йортның бер башыннан икенче башына омтыла. Төннәрен шулай, ә көндезләрен ул үз урынында тора. Кем килсә дә, хәбәр бирә, кисәтә. Искиткеч акыллы эт иде.
Йортның арткы өлешендә, уңъякта — алгы бакча, сулъякта — каралты-абзарлар, зур таш келәт. Безнеңчә, “кылдавай” дип атала. Бакча урынында да башта әле җир астына баскычлар белән төшә торган идән асты бар иде. Тозлы кыяр, күбестәләр шунда сакланды.

Йортны үттек, таш җәелгән ишегалдына җиттек һәм киң итеп ясалган баскыч төбенә менеп бастык. Гаиләбез читкә таралганчы һәм җәйге каникул вакытларында җыелышып, шунда төшке ашларыбызны ашый идек. Ул вакытлардагы токмач, чумар һәм умачларның тәме гомер бакый авызда калгандыр. И күңелле чаклар, сабый вакытлар, бәхетле мизгелләр, барыбыз да бергә булган чорлар! Без бит сигез кеше идек!

Ишекне ачып, ишегалдына кердек. Ул да иркен иде, сулъякта — шкаф, ә алда – чолан, кирәк-яраклар шунда саклана: май яза торган гөбе дә, пешкәк тә – шунда...
Ишегалдыннан уңга борылып, өй ишеген ачабыз, бусагасын атлап, эчкә керәбез. Ә балачакта аяк-куллар тәмам туңганчы таулардан шуып-уйнап кайткач, бусага төбендә аяк таеп китә дә, дөпелдәп барып төшәсең. Торасың да, тагын бер авасың, чөнки итек астына бармак калынлыгында боз ябышкан. Бусы да кызык, чөнки балачак турында бит ул!

Өй эче. Уңъякта — бизәкле чаршау эчендә карават, ә диварында – болынлы келәм, өстендә, кулдан ясалган кыса эчендә – шәмаил. Аның янында гөжләп торган сары самавыр, түр башында батареяләрдән эшләүче “Родина” радиоалгычы, аның өстендә “Париж» дип язылган зур агач сәгать, ул һәр сәгать саен суга, вакытны күрсәтә.

Ачылмалы тәрәзәдән яз һәм җәй көннәрендә хуш исләр бөркелә, слива агачлары, алмагачлар чәчәк аткандагы матурлык үзе генә дә ни тора!

Өйдә – зур мич. Ул паттупкы белән торба аша тоташкан. Кышкы салкыннарда икесе дә ягыла иде. Бала-чаганың, каникулга кайткан абый-апаларның, соңрак Әлфия, Фәритләрнең яраткан урыны сәндерә иде. Үзе иркен, үзе җылы. Исеме дә бар: ул “Ташкент” иде. “Ташкент”тан аска карыйм дисәң, артбуйны ачарга туры килә. Ул матур чигешле иде. Һәрвакыт юып, күмер үтүге белән тырыша-тырыша үтүкләп элә идек. Почмакта (кухня була инде ул) -ачылмалы тәрәзә. Анысы инде арткы яктагы бакчага таба ачыла. Кояш чыгуын ул тәрәзәдән, ә баюын түрдәге ачылмалы тәрәзәдән карый идек. Почмакка кергән урында зур җиз таз тора. Ул – тәһарәт алу урыны.

Өй түренә үтеп, арттагы ызбага (аны без шулай дип атый идек) бусаганы атлап керәбез. Ул зур яктан һәм ике якка ачыла торган ишекле йокы бүлмәсеннән тора. Түгәрәк калай белән әйләндерелгән мич, түр башында әтинең язу өстәле, диварда 2 матур кысада Иван Шишкин рәсемнәре, уңъякта - кара өстәл (аның эчендә борынгы китаплар бар иде), ә сулъякта – китап шкафы (Мичурин томнары, медицина, агрономия дәреслекләре, әдәби әсәрләр белән тулы иде). Ике диварда зур күләмле: “Дөньяның Европа өлеше картасы” һәм “Дөньяның сәяси картасы” эленеп тора иде. Шул ук бүлмәдә сулъякта шифоньер һәм диван, ә арырак тагын бер өстәл бар иде. Бу якта 2 келәм булып, берсе аның зур (ул хәзер Татарстан Дәүләт музеенда саклана), икенчесе кечерәк иде. Гомумән, бу ямьле бүлмә кыйблага карап тора, тәрәзәдән сузылып киткән бакча күренә, аннан хуш исләр бөркелә. Әти-әни, балалар исән-сау, эш күп булса да, барыбыз да бәхетле, бер-беребезне өзелеп яратабыз, хөрмәт итә идек. Шул арткы ызбаның аскы өлешендә умарталарны кышлату өчен махсус урын (омшаник) әзерләнгән була иде. Аның аерым керә торган ишекләре дә бар иде. Һәр ел саен, су төшмәсен дип, яз башыннан ишекләрен ачып, карларын көрәп куя идек.

Өйдән бакча ягына чыккан җирдә зур тал агачы, ә аның ышыгында тирән һәм мул сулы коебыз бар иде. Суы эчәргә дә, күрше-тирәгә дә, бакчаны сугарырга да җитә иде. Сугыштан соң, әти бакчада су сибү корылмалары ясады. Ул агач улаклар бакча буена сузылган иде. Коедан чыгарылган су улак буенча агып барып, бакчадагы яшь алмагачларга җитәргә тиеш. Ләкин озак рәхәтен күрә алмадык. Агач улаклар кояшта кибеп, су тормас хәлгә килделәр. Әтиебез аларны тимер торбалар белән белән алыштырды. Бу торбаларны ул Клявлино станциясеннән алып кайткан иде.
Бакчаларыбыз турында да бераз әйтеп китәсем килә. Бала-чаганың холкы формалашуда аларның да йогынтысы булмый калмагандыр. Мин белгәндә, өебезнең арткы һәм алгы өлешендә бакчалар бар иде. Татарстан җирендә ул чакларда нинди сорт алмагачы һәм җиләк-җимеш куагы үсә – аларның барчасы да безнең бакчада бар иде. 182 төп алмагач кына утыртылган булган! Бу инде бакчаның зурлыгы турында сөйләсә, кайбер алмагачында 3-4 сорт алма үсә иде.

Мичурин тәҗрибәсенә нигезләнеп, әти күп тәҗрибәләр үткәрде. Ул төрледән төрле алмагачлар, әти үлгәч, мул уңыш бирделәр. Әтиебез 1959 елда вафат булды.
Бакчабызда сары алма, “Әнис”, “Антоновка”, дистәләгән груша рәвешендәге сортлар, 4-5 сорт карлыган, чия, крыжовник, һәм башка җиләк-җимеш үсә иде.

Өй янында 20 куыш һәм артыграк та умарта оялары бар иде. Бал аерту көннәре аеруча хәтергә сеңеп калган.

Урамыбыздагы, хәтта башка урамнардан балалар җыелып көтеп тора иде. Әни үзе пешергән зур ипине (әпәйне) урамга чыгара да, балаларга тарата. Әпәйле бал һәй тәмле дә соң?! “Рәхмәт яусын, Мөнәвәрә астай, Аллаһының рәхмәте яусын”,-дип таралыша иде бала-чага. Әнинең тагын бер сүзе хәтердә: “Балакайларым, безнең авылның һәр кешесе авырып китсә, безгә килә. Тозлы кыяр, кәбестә яки карлыган кайнатмасы авыз итсә, терелеп китәр кебек тоела”,-дия иде ул. Шулай итеп, авырудан савыгучы да, әҗәле җитеп, вафат булучы да безнең бакча җимешен авыз итә икән.

Тормыш-көнкүрешкә нинди дә булса яңалыкны, эшне җиңеләйтү җайланмаларын да әти үзе таба иде. Китап төпләү станогы, корткыч бөҗәкләргә каршы приборлар дисеңме, - барысы да бар иде аның. Югыйсә, үзебезнең кое янына бурап ясалган корылма өстенә йөзәрләгән литр су сыешлы бакны домкрат ярдәмендә бер үзе күтәреп куюны кем булдыра алыр иде! Бу бит 1955-1956 еллар гына әле. Әти шуны башкарып чыкты.

Чирмешән авылыннан оста куллы Войцеховский дигән сугыштан соң кайдадыр сакланып калган мотоцикл моторын коедан су алу өчен көйләп куйды. Су гөжләп агып, бакны тутыра иде. Кызганыч ки, бу мастер тиздән вафат булды. Теге машинасы да башка беркемгә буйсынмады, эшләмәде. Ләкин әтиебезнең яңалыкка, фәнгә, дингә омтылышы һич сүрелмәде. Бөтен нәрсә көйле, җайлы, үсә, өлгерә, уңыш бирә иде. Халык килеп тора, ишек-капка ябылмый. Самавыр кайнап тора, килгән кеше ашап-эчеп китә. Еллар авыр, ашау-эчү әйбере бик кадерле иде. Әтинең: “Мөнәвәрә, моның кадәр халык синең белән мине күрер өчен генә килми. Һәр килгән кешенең күңелен күреп, булдыра алган хәтле гохерләрен үтәп җибәр”,-дигәнен ачык хәтерлим.
Әтинең булдыклылыгы, гаиләне эшкә оештыра белүе безнекеләр өчен генә түгел, башка туганнар, авылдашлар өчен дә файдалы булгандыр.

Әтиебез бәрәңге утыртканда, һәр төпкә 2-3 борчак салдыра иде. Бәрәңге уңышын алганчы борчак җыеп алып та тамак туйдырырлык ризык чыга иде. Бәрәңге бакчасының яртысына суган чәчеп, аннары суганны бодайга алыштыру да әтинең эше. Әтинең чираттагы бурычы – алты баласы да Казанда укырга тиеш. Әтинең тамырлары Казан ягыннан, ерак әби-бабалары Казанда җирләнгән.

Безнең гаиләдән агроном, табиблар, югары категорияле шәфкать туташы, сәләтле рәссам, укытучы чыгуы моңа дәлил. Ә инде 3 нче, 4 нче буында фәнгә, белемгә омтылыш тагын да көчәйде. Хәтта чит илләрдә: Кытай, Таиланд, Германия, Англиядә стажировка үтүче, югары белемне саф инглиз һәм немец телләрендә алучы сеңелләребез, энеләребез бар. Кытай, немец, инглиз, вьетнам, тай телләре үзебезнең татар теленә дә комачауламый, әлбәттә.
Әтинең васыятьнамәсенә кире кайтсак, бик күбесе үтәлгәндер, дип уйлыйм. Чынлап та, аның балалары, ягъни без югары белем алдык. Гомеребезне шул эшкә багышладык, лаеклы ялга чыктык.

Балаларыбыз да йөзгә кызыллык китермәде, кайсылары пенсия яшенә дә җитте инде. Әгәр безгә алмашка тырыш, физик яктан да, рухи яктан да сәләтле, динле буын килмәсә, үткәннәр турында да озын-озак сөйләп торуның мәгънәсе калмас иде. Бөтен хикмәт буыннар чылбырын өзмичә саклауда бит.

Әтиебез өчен иң якын һөнәр табиб булу иде. “Сез, балаларым, гаиләдә табиб һөнәрен сайларлык итеп тәрбияләндегез”,-дия иде. Әгәр үзе күрсә, әтиебез бик шат булыр иде. Абыебыз Вәлиев Әхмәтзыя Хәниф улы (1928-1993) Чистай авыл хуҗалыгы техникумын һәм Казан авыл хуҗалыгы институтын бик яхшы билгеләренә тәмамлап, авыл хуҗалыгында җитәкче урыннарда эшләде. Аның ике кызы Гүзәл Сокурова белән Земфира Бурнашева – табибәләр. З. Бурнашева – фәннәр кандидаты. Гүзәлнең тормыш иптәше – Шамил Сокуров. Булат һәм Камилә исемле балалары – шулай ук табиблар.

Икенчебез Сәхапова Мөхтәрәмә Хәниф кызы (1930) – югары категорияле шәфкать туташы. Ул күп һөнәрләргә ия: тегүче дә, кисүче дә, умартачы да. Тормыш иптәше Сәхапов Локман Фәезхан улы белән алар өч бала үстерделәр. Сәхапов Рөстәм Локман улы – техник фәннәр докторы. Җәмәгате Миләүшә (ул да табибә) белән бер кыз һәм уллар үстерделәр. Лилия – медицина фәннәре кандидаты, Марат – икътисад фәннәре кандидаты.

Мөгаллимә апам – табибә, рентгенолог, лаеклы ялда. Ире Энгель Әхмәтҗанов вафат булды. Инженер булып эшләде. Кызы Наилә Казан авиация институтын тәмамлады. Улы Илдар апам белән яши.

Макбүлә апам – табибә-физиатр. Лаеклы ялда. Тормыш иптәше – Фәтхулла Габдрахманов. Күп еллар буена завод директоры булып эшләде. Кызлары Фәния – табибә, Әлфия – инженер, Казан авиация институтын тәмамлады. Икенче югары белемне Мәскәүдә алды. Кызлары - Лилия һәм Мәдинә исемле. Лилия Мәскәү дәүләт университетында тай теле белгечлеге ала.

Сәгыйть абыем – сәләтле рәссам иде. 1986 елдагы авиация фаҗигасендә һәлак булды. Хатыны – Гайшә Вәлиева. Уллары Айрат һәм Айдар Әлмәт каласында яшиләр.
Һәм менә мин, Мәдинә Хәниф кызы. 1968 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамладым. Һөнәрем – рус теле һәм әдәбияты укытучысы. 2006 елда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамладым. Тормыш иптәшем Абдулганиев Солтан – хәрби табиб, медицина подполковнигы, лаеклы ялда. Улыбыз Фәрит – икътисадчы, икътисад фәннәре кандидаты, хатыны – табибә, медицина фәннәре докторы, кызыбыз Әлфия – табибә.

Әтиемнең бергуган энесе Мөхәммәтзакир абзыйның улы Әбелкәрам абый – экономист, ул КФУ тәмамлады. Тормыш иптәше Сания апа шулай ук экономист. Уллары Наил – табиб, хирург, медицина фәннәре кандидаты. Хатыны Диләрә – табибә. Уллары Тимур Казан төзелеш академиясен тәмамлады, инженер. Әмир – табиб, хирург. Медицина фәннәре кандидаты. Хатыны Миләүшә – табибә.

Сәгадәт апа да Мөхәммәтзакир абый белән Мәрьям абыстай кызы. Сәгадәт апа – шәфкать туташы, лаеклы ялда. Уллары Ренат хәрби белем алды, кызлары Лилия – табибә, стоматолог.

Мәсхут Вәлиев инженер иде (1947-1992). Ирек һәм Энгель исемле уллары һәм Рауза дигән кызлары бар. Рауза сеңлебезнең Фәридә һәм Римма исемле 2 кызы бар. Ире Сабитов Фазыйл вафат булды. Алар Казан дәүләт химия-технология институтын тәмамладылар. Фәридә – Казанда, ә Римма Чирмешәндә яши.

Җыеп кына әйткәндә, гаиләбезнең барлык әгъзалары да әтиебезнең васыятьнамәсенә тугры булган хәлдә, тырышып хезмәт итәләр, матур гына яшиләр.

Мәдинә АБДЕЛГАНИЕВА, укытучы


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе