Тезгенне белеп тартыйк!

Кичә Матбугат йортында - «Идел-Пресс»та 8 нче мәртәбә үткәрелүче “Мирас” дигән мөселман яшьләре фестивален...

БӘЙЛЕ
2014 Май 13

Кичә Матбугат йортында - «Идел-Пресс»та 8 нче мәртәбә үткәрелүче “Мирас” дигән мөселман яшьләре фестивален каршылап, матбугат конференциясе үткәрелде. Аны “Идел” Яшьләр үзәге рәисе Ләйсән Сафина ачып җибәрде. Ул халыкара статус алуга ирешкән әлеге оешмага Украина, Белоруссия, Казахстан, Кырымнан, тагын күп төбәкләрдән яшьләр киләчәген хәбәр итте.

Бу конференциядә журналистларның фестивальгә әзерлеге хакында да сүз булды. Аннары Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батровка сүз бирелде. Ул исламның алга ыргылышы, игелекле якларны ачучы “Ярдәм” мәчете хезмәткәрләре хакында тәфсилләп сөйләде. Күрмәүчеләргә күрсәтелгән игелекле гамәлләргә киң тукталды. Әйе, исламның социаль яктан хәлләре авыр катлауга ярдәме – ул әле халкыбызның, милләтебезнең хакыйкый хәзинәсе дә. Фестивальдә катнашучылар Казандагы “Ярдәм” мәчетендә дә, Чувашиянең Шыгырдан авылында да булачаклар, мәхәллә системасы белән якыннан танышачаклар, үзләренә тәҗрибә алачаклар, яңача яшәргә өйрәнәчәкләр.

Шулай ук яшьләр Болгарга сәяхәт кылачаклар. Милли хәзинәбез мәңге тузмас, мәңге тутыкмас. Берничә гасырлык мирасыбыз җәүһәре, көнкүрешебез, бабаларыбыз яшәгән тирәлек, аларның шөгыльләре, һөнәрләре, гореф-гадәтләре, алтын-көмеш, гәрәбә белән эш итү буенча, тире-күн эшләнмәләре белән дөньяда дан тоткан бабаларыбызның эш ысуллары белән дә танышачаклар, иншә Аллаһ!

Әлеге дөньякүләм феномены булган Болгар җире яшьләрнең көнкүрешенә әдәп-әхлаклы булу өстенлекләре белән, исламны аңлау, аның нигез-кыйммәтләренә төшенү белән үрелеп барыр, дип ышанам.

Инде килеп, журналистларга бирелгән мәгълүматларга үзем шуны өстисе иттем. Фестивальчеләр белән 3 ел рәттән аларның остазбикәсе булдым диимме, без бергәләп хәрәкәт иттек.

Мөселман яшьләре фестивален мин ислам динебезне аңлауга һәм Аллаһының кушканнарын үтәүгә күчү юлы дип карыйм. Фестиваль эшендә уңышлар телим. Ул бөтен дөньяда үзара тату яшәүгә, иминлек, тыныч хезмәттәшлек кылуга ярдәм итсә иде.

Халкыбызда “Акыл – тезген, холык – ат; тезгенеңне белеп тарт” дигән бик әйбәт мәкаль бар. Акылыбыз алдан йөрсә иде, иншә Аллаһ!

Әлмира ӘДИАТУЛЛИНА, җәмәгать эшлеклесе


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе