Бу көннәрдә тарихи очрашулар бихисап күп. Алар Фәннәр Академиясендә дә булып уза. Шуларның берсе Татарстан Дәүләт Советы бинасында үткәрелде. Анда ветеран журналистлар очрашты. Озак еллар буена бергә эшләгән, алга куелган бурычларны намус белән үтәгән каләм ияләренең күрешүе үзе бер хикмәт иде.
Әйе, алар сафы да сирәгәя, дип әйтәсем килә. Араларында урын өстендә ятучылары да бар икән. Анысы, әлбәттә, аянычлы хәл. Әмма Раббыбыз хөкеменнән берәүнең дә узганы юк әле.
Биредәге безнең өстәлебез аерым иде. Анда минем хөрмәтле дусларым – Роза Туфитуллова, Филисә Хәкимова, Роза Камалетдинова, Саимә апа Ибраһимова һәм иң яшь ветераныбыз – Вәсилә Рәхимова. Хәләл ризыклардан, җиләк-җимеш, алма, йөземнән авыз ит, сыйлан. Әле кувшиннарда үтә күренмәле чия сулары үзенә чакырып тора шикелле. Һәр өстәлдә – шундый нигъмәтләр, һәрберсе кайчандыр бергә эшләгән фикердәшләре белән утырганнар. Барчабыз күңелендә бер-береңне сагыну да, юксыну да, уфтану да бар. Шул ук вакытта эш-гамәлләребезнең, әле кирәклегебезнең асылын аңлау, төшенү бар.
Журналистларны котларга Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова килгән иде. Әйе, Татарстаныбызның бүгенге көнендә үзара аңлашуында, барлык халыкларга хөрмәт саклануында безнең дә өлешебез бар. Без, әлбәттә, моңа сөенәбез.
Үзем бер башлангыч белән дә чыктым әле. Президент статусын сакларга, Татарстан Президенты итеп фәкать Рөстәм Нургали улы Миңнехановны сайларга һәм барлык кешеләрне шуңа чакырудан гыйбарәт иде ул. Бу – безнең журналистлар исеменнән белдерүебез дә иде. Барыбыз да Татарстаныбызның кадерен белик, аның корычтай нык нигезен саклыйк!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм» мәчете