Татарстаннан 1800 кеше хаҗ кыла ала

Быел изге хаҗ сәфәренә Татарстаннан 1800 кеше бара ала.

БӘЙЛЕ
2014 Мар 24
Быел изге хаҗ сәфәренә Татарстаннан 1800 кеше бара ала. Бүген бу хакта Мәскәүдә Федерация Советында үткәрелүче 2014 елгы хаҗ сезонын оештыруга багышланган җыелышта мәгълүм булды.

Әлеге чарада Татарстаннан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, "ДУМ РТ Хадж" программасы җитәкчесе Хәбибулла Нәфисуллин катнаша, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Быел Россия күләмендә хаҗга 16400 квота каралган. Узган ел бу сан 20500 иде. Квоталарны кыскарту Согуд Гарәбстаны хөкүмәтенең Мәккәдә алып барган төзекләндерү эшләренә бәйле. Әлеге кыскартулар барлык илләргә дә кагыла дип хәбәр итте "Татар-информ".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе