Татарстанда 2016 елның азагына кадәр Президент атамасы сакланачак. Әлеге канун өлгесен бүген Русия Дәүләт Думасы депутатлары беренче укылышта кабул итте. Тавыш бирүдә катнашкан 382 депутатның барысы да канун өлгесен хуплаган.
Әлеге тәкъдим белән парламентның Конституция комитеты рәисе Владимир Плигин һәм әлеге комитет әгъзасы Владимир Поневежский чыккан иде.
Хәзерге вакытта республика башлыгы президент атамасы белән Татарстан һәм Башкортстанда гына йөртелә.
Русия парламенты 2015 елның гыйнварыннан илдә бер генә президент калдырырга булган иде. Әлеге канун 2010 елда кабул ителде дип хәбәр итте "Азатлык.орг".