Татарстанда “Игелекле өч көн” акциясе уза

19 август Бөтендөнья гуманитар ярдәм көне буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан “Зәкят” хәйрия фонды “Игелекле өч көн” акциясен игълан итте. Максаты - киң җәмәгатьчелекнең игътибарын мохтаҗларның, күп балалы гаиләләрнең һәм авыру балаларның проблемаларына юнәлтү.

БӘЙЛЕ
2016 Авг 19. Фото:dumso.ru

Акция кысаларында 17-19 август көннәрендә ДЦП диагнозы куелган 14 яшьлек Алмаз Габдуллинны һәм 2 яшьлек Данис Чупашевны дәвалауга акча җыю ниятләнә.

Акциянең икенче көне "Үз битеңне җәлләмә" (“Пожертвуй свою страничку”) исеме белән уза һәм социаль челтәрләрдә мохтаҗлар турында игъланны таратуны максат итеп куя.

“Игелекле өч көн” акциясе бушлай кием тарату һәм хәйрия ашы белән тәмамланачак, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе