Татарстан халкы 5 июль көнне бәйрәм итәчәк, чөнки Ураза гаете эш көне булмаган ял көне санала. Бу хакта Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының 2016 елда республикада эш вакыты нормасы турындагы аңлатма язуында әйтелгән.
Ай календаре һәм традиция буенча Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре туры килгән көннәр Татарстан Президенты Указы белән билгеләнә.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматына караганда, Ураза һәм Корбан гаетләрен бәйрәм итү даталары 2016 елда 5 июль һәм 12 сентябрьгә туры килә. Шуңа да алар эш көне булмаган бәйрәм көне дип игълан ителгән.
Моннан тыш, 4 июльдәге эш көне бер сәгатькә кыскара, дип хәбәр итте "Татар-информ".