Татарстан Урман хуҗалыгында - яңа министр

Бүген, ягъни 18 сентябрьдә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективына яңа җитәкче тәкъдим ителде.

БӘЙЛЕ
2014 Сен 18

Бүген көндез Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективына яңа җитәкче тәкъдим ителде. Ул вазифаны әлегә кадәр Татарстанның Арча муниципаль районы белән идарә иткән Алмас Нәзиров биләде.

2010 елдан бирле министрлык белән җитәкчелек иткән Наил Мәһдиев, башка эш урынына күчү сәбәпле, бу вазифадан киткән.

"Иң мөһиме, мондый үзгәрешләр һәр кешегә үзләрен яңа урында күрсәтү мөмкинлеген бирә", - дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков сәламләү чыгышында. Хөкүмәт башлыгы ТР Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә яңа министрны тәкъдим итте. Ул Наил Мәһдиевкә ТР Президенты, Хөкүмәте һәм парламенты исеменнән министр вазифасындагы эшчәнлеге өчен рәхмәт җиткерде, ул идарә иткән чорда министрлыкның югары күрсәткечләргә ирешүен белдерде. Аерым алганда, 2013 елда Татарстан урманнар утырту буенча РФ ның иң яхшы субъекты дип табылды.

"Зур күләмле инвестицияләр, структур үзгәрешләр, дәүләт структурасы кысаларында сәнәгый кластер булдыру. Бу бик яхшы мисал. Боларның барысы да зур инвестицион компанияләр белән партнерлыкта барды", - дип мактады Халиков элеккеге министрның эшен. ТР Премьер-министры 2013 елгы Универсиаданы үткәрүдә, Казанның тарихи үзәген яңартуда булышкан, мәктәп яшеннән үк кадрлар әзерләгән өчен аерым рәхмәт әйтте.

Үз чиратында, Наил Мәһдиев бүгенге көндә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының яхшы хәлдә булуын ассызыклады. "Урман хуҗалыгы министрлыгы алга баруын дәвам итсен өчен, кулдан килгәннең барын да эшләгез", - дигән теләкләрен җиткерде ул элеккеге хезмәттәшләренә. Илдар Халиков яңа урман хуҗалыгы министрына министр портфеле һәм ТР Хөкүмәте әгъзасы значогы тапшырды.

Үзенең сәламләү чыгышында Алмас Нәзиров бүген үзе өчен истәлекле көн булуын билгеләп үтте. "Мин, 13 еллык тәнәфестән соң, янә урман дөньясына әйләнеп кайтам. Урман - минем тормыш, язмыш, һөнәрем. Мин 26 ел гомеремне Татарстан урман хуҗалыгына хезмәт итүгә багышладым", - диде ул.

Яңа урман хуҗалыгы министры, Наил Мәһдиев туплаган яхшы команда ярдәмендә, урманнарны саклап калу һәм алардан рациональ файдалану бурычына ирешеләчәк, дип ышандырды.

Белешмә. Алмас Әмин улы Нәзиров 1956 елның 29 февралендә Татар АССРның Арча районы Сеҗе авылында туган. 1981 елда "урман хуҗалыгы инженеры" белгечлеге буенча Мари политехник институтын тәмамлаган. 2004 елда Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университетын ("банк эше"), 2006 елда Идарә һәм хокук институтын ("юриспруденция") тәмамлаган.
2001 елдан Арча муниципаль районы җитәкчесе дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе