Татарстан районнарында территорияләрне саранча барлыгына тикшерү бара. Үткән көздә бу корткычлар ТРның барлык районында теркәлгән. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең ТР буенча бүлегендә хәбәр иттеләр.
Агымдагы майның эссе һәм коры һава торышы зур территорияләрдә саранчаның үрчүенә ярдәм итә. Белгечләр берничә районда бу корткычларның йомыркаларын тапкан инде. Якынча 22-25 майда йомыркалардан кортлар чыгачак.
Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең ТР буенча бүлегендә инде бүген үк саранчаларга бәйле килеп чыгачак вазгыять турында борчылалар дип хәбәр итте "Татар-информ".