Татарстаннан хаҗга киткән беренче төркемне Җәддә аэропортында “ТР МДН ХАҖ” программасы хезмәткәрләре каршы алды. Изге сәфәрдәгеләр аэропорттан Мәккәгә автобуста бардылар һәм кунакханәләргә урнаштылар. Кичә төркем җитәкчеләре һәм табиблар озатуында "Әл-Хәрам" мәчетендә булдылар, гомрә хаҗы гыйбадәтләрен кылдылар.
Мәккәгә Татарстаннан икенче төркем бүген, 10 сентябрьдә, барып җитә дип хәбәр итте нәзарәтнең матбугат хезмәте.