Съезда кунак булып ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты башлыгы Разил Вәлиев, Халыкара язучылар берлекләре башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Бояринов, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Риф Туйгунов катнашты.
Ибраһимовка каршы листовка сугышын кем оештырды?
Корылтайга союзның 326 әгъзасыннан 234е килде. Дүрт ел эчендә 37 язучы вафат булган. Бу урында шунысын әйтергә кирәк, корылтайда язучылар составының бик нык картаюы, урта буынның сирәклеге, яшьләрнең аз булуы күренде. Шулай да язучылар союзы башлыгы Илфак Ибраһимовның яңадан рәис булып сайлануына нәкъ тә яшьләр каршы чыкты. Эш шунда: хакимият ягы берлек уставын үзгәртеп, Ибраһимовны яңадан рәис итеп сайлатырга теләгән иде. Ләкин бер төркем язучылар, бигрәк тә яшьләр, моңа каршы чыкты. Хәтта Камал театры балконыннан Ибраһимовка каршы листовкалар ташладылар. Бу көнне “Казан утлары” журналының 90 еллык юбилей тантанасы бара иде. Шулай итеп язучылар корылтайга бер көн кала берлек рәисе Илфак Ибраһимовка каршы листовкалар алды. Сүз уңаеннан, мондый омтылышны совет чорында шагыйрь, хәзерге Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев “Идел” журналын ачу өчен ясаган була.
Съездта Илфак Ибраһимов эшчәнлегенә каршы чыгышлар ясаучылар, каләм ияләренең хәленең начарлыгы турында әйтүчеләр булды. Хәтта съездны алдан әзерләнгән сценарий буенча алып бармаска чакыручылар, Ибраһимовка рәис булып калмаска киңәш итүчеләр булды. Уставны үзгәртү мәсьәләсе күтәрелсә дә, язучылар моңа дәррәү каршы чыкты. Шулай итеп устав үзгәртелмәде, бу Ибраһимовның яңадан рәис булып сайланмавын хәл итте.
Кандидатлар фатир сорый
Шуннан соң язучылар рәислеккә алты кандидат: шагыйрь Разил Вәлиев, Рафис Корбан, Ркаил Зәйдулла, язучы Зиннур Хөснияр, Вакыйф Нуриев, Чаллы язучылар берлеге башлыгы Вахит Имамов чыгарылды. Разил Вәлиев белән Вакыйф Нуриев үз кандидатураларын сайлауга чыгармыйча, тәкъдимнән баш тартты.
Вахит Имамов язучыларны татар мәктәпләрен, телне – милләтне сакларга чакырды. Бу юнәлештә Татарстан язучылар эш алып бармый, дип саный Имамов. – Тукай бүләген Казан язучылар гына ала. Моны бетерергә кирәк-, диде Вахит Имамов. Ләкин аның фикеренчә, Тукай бүләген бүлү гаугасы белән озак көрәшергә туры киләчәк, чөнки Казанның үз командасы, диде Вахит Имамов.
Ркаил Зәйдулла алга таба татар язучыларының китапларын чит телләргә тәрҗемә итү проблемасын хәл итү буенча эш алып барырга вәгъдә бирде. Шулвакыт аңа Арча язучысы Хәнәфи Бәдигый: “Сез рәис булсагыз, премияләрне Казан язучыларына гына бирерсезме?”, дигән сорау бирде. Ркаил Зәйдулла премия талант өчен бирелә, дип җавап бирде.
Шулай ук язучыларга фатир бирү, гонорар чакыру проблемасы күтәрелде.
Тукай бүләген бүлү кайчан туктар?Рафис Корбан белән Зиннур Хөснияр үз чыгышларында Тукай бүләген бүлү гаугасына тукталды. – Мин Тукай бүләген бүлү ызгышыннан туйдым. Бәлки, язучылар берлеге рәисе Тукай бүләген алмаска тиештер?-, диде Зиннур Хөснияр.
Зиннур Хөснияр язучылар берлеге өчен аерым проект әзерләгән. Анда язучыларга фатир алу, хезмәт хакларын күтәрү, китап бастыру проблемаларын хәл итү юллары әйтелгән.
Рафис Корбан язучылар берлеге эшчәнлеген активлаштырып була дип саный. Моның өчен союзның матбугат үзәге, сайты булырга тиеш, диде Корбан.
- Эшләсәң, акча эшләп була-, дип чыгыш ясады Рафис Корбан.
Рафис Корбан –яңа рәис
Ахырда 164 кешедән 98 тавыш җыеп, Рафис Корбан алдагы 4 еллык срокка сайланды. Аның көндәше Зиннур Хөснияр өчен 56 коллегасы тавыш бирде, тагын 10 бюллетень гамәлгә яраксыз дип табылды.
Балалар шагыйре һәм драматургы Рафис Корбан (Корбанов Рафис Харис улы) 1957 елның 1 гыйнварында Татарстанның Дөбъяз (1965 елдан Биектау) районы Кече Битаман авылында туган.
Башлангыч белемне туган авылында алып, күршедәге Зур Битаман авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 1974 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1977 елда университетның өч курсын тәмамлап, «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясенә эшкә урнаша, икенче елны Буага китеп, ике елга якын «Байрак» исемле төбәк газетасында эшләп ала. 1980 елдан ул янәдән Казанда: шәһәрнең автозаправкалар идарәсендә рәссам, 1982 елдан 1989 елга кадәр Татарстан радиосында башта музыкаль тапшырулар, аннан балалар өчен тапшырулар һәм әдәби тапшырулар редакцияләрендә эшли. 1989 елдан соң төрле газета-журнал редакцияләрендә — «Салават күпере»ндә, «Идел»дә, «Әдәби җомга» газетасында, Татарстан язучыларының әдәби фонды идарәсендә, «Заман» төрек-татар газетасында, «Шәһри Казан»да төрле җаваплы вазифаларны башкара, Казан дәүләт курчак театрының әдәби бүлек мөдире, «Мәгариф» милли нәшрияты мөхәррире, Татарстан китап нәшриятының китап тарату бүлеге мөдире хезмәтендә була. Соңгы вакытта Рафис Корбан Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият һәм балалар әдәбияты редакцияләренә җитәкчелек итә.
Александр Долгов