Татарларның шәһәр киемнәре турында

Мин моннан берничә атна элек хәзерге заман татарларының шәһәр мәдәнияте турында сөйләшә башлауны дәвам итмәкче булам.

БӘЙЛЕ
2014 Окт 23

Мин моннан берничә атна элек хәзерге заман татарларының шәһәр мәдәнияте турында сөйләшә башлауны дәвам итмәкче булам. Әгәр узган сөйләшүдә, минем карашымча, хәзерге татар шәһәр музыкасы мәдәнияте ничек булырга тиешлеге хакында күбрәк сүз алып барган булсам, бүген исә язмамны кала мәдәниятенең башка аспектына – киемгә, модага багышларга уйладым.

Бүгенге мода индустриясе кешегә ничек киенергә һәм ни рәвешле күркәм күренергә икәнлеге турында күпләгән вариантлар тәкъдим итә. Төрле зәвыкларны канәгатьләндерерлек тә тәкъдимнәр бар.
Бу мөселманнар киеменә дә кагыла. Бүген мөселманнар өчен дә, мөслимәләр өчен дә шәригатькә туры килерлек итеп киенү буенча төрле вариантлар бар. Бу яхшы дигән сүз. Тик мине киемне, шул исәптән мөселманнар киемен стандартлаштыру тенденциясе борчый.

Сайлап алу мөмкинлеге күп, әмма ул ничектер бер төрлегә әйләндерелә. Глобализация нәтиҗәсендә, бөтен дөньядагы кешеләр әкренләп бер төрле киенә башлады. Милли һәм этник элементлар юкка чыгарга кереште.

Моннан берничә ел элек этник дигән нәрсә модага керсә дә, ул җыелма образны хәтерләткәнгә күрә, безнең милләткә туры килмәгән ниндидер экзотик мәдәниятне стандартлаштырды. Бүген, минем карашымча, милли гореф-гадәтләребезгә нигезләнгән костюмны һәм бизәкләрне яңадан барлыкка китерергә вә үстерергә кирәк. Соңгы берничә ел эчендә мин татарлар арасында хиҗаб (яулык һәм күлмәк) кию дөресме, әллә калфакмы дигән мәгънәсез бәхәсләр барганлыгын күзәтәм. Минем фикеремчә, татар мәдәниятендәге дини һәм дөньяви әйберләрне бер-берсенә каршы кую зур ялгышлык булып тора. Алар бер-берсенә ярашып кына калмый, хәтта күркәм рәвештә кушылып та китәләр.

Совет елларында, дингә каршы көрәш барган вакытларда, нәкъ менә яулыксыз калфак татар киеменең бер билгесенә әйләнде. Әмма инкыйлабка (революциягә) кадәр калфак яулык белән бик күркәм рәвешле яраклашты, шул ук вакытта шәригать хөкеменә дә туры килде, тышкы кыяфәте белән милли булып та кала иде. Билгеле ки, XIX гасырда да калфакны яулыктан башка киеп йөрүчеләр бар иде, тик андыйлар аз булды. Ләкин алар каладагы бай һәм данлыклы кешеләрнең вәкиле булганлыктан, татар хатын-кызлары арасында шәригатькә туры килми торган киемнәр барлыкка китереп, ялган образ тудырдылар.

Бүген безгә татар киеменә яңача карарга һәм аның дәрәҗәсен күтәреп, модага ярашлы итәргә кирәк. Билгеле, мондый нәрсәләр фәрман биреп кенә эшләнми, биредә түбәннән тәкъдимнәр булу зарури. Тик андый фикерне формалаштыру сорала.

Татарлар үзләренең милли киеменнән оялмасын, кыенсынмасын, киресенчә, без үз киемебезне горур рәвештә һәм матур итеп кияргә омтылырга тиешбез. Мәсәлән, кара төстәге түбәтәй кара пальто белән яки төрле бизәкләр төшерелгән күләпүш рәсми булмаган яисә ярымспорт киеме белән яраклашмас идеме? Боларның һәммәсе дә бер-берсенә шундый гүзәл рәвештә яраклашачак, әгәр моның өстендә дизайнерлар һәм модельерлар эшләсә, аннары аларга кием базарындагы оста затлар җитди реклама ясаса.

Нинди дә булса бер кием элементы модага керсен өчен бу өлкәдәге профессионаллар аны күркәм төстә халыкка күрсәтергә тиешле. Ягъни ниндидер бер танылган артист, спортчы, язучы яки җәмәгать эшлеклесе бу яңа киемне яки аксессуарны киеп йөрергә тиеш. Яңа моданы кино, музыкаль индустрия аша да алга җибәреп булыр иде. Иң мөһиме – танылган шәхесләрдә милли киемнәрдән файдалану теләге тусын.

Иң әһәмиятлесе шул: татарлар үзләренең милли киемнәре белән горурлык хисләре кичерә ала. Болар - түбәтәй, калфак һәм яулык кына да түгел. Әгәр без татарның милли аяк киеме булган читекне генә искә төшерсәк тә, биредә бернәрсәне дә уйлап чыгарырга кирәкми. Иң әһәмиятлесе шул: аларны базарда оста итеп тәкъдим кылырга кирәк. Гомумән, тире эше татар кәсебендә аерым бер өлкә булып торган. Шуңа күрә татарларга бүген үз милли әйберләрен үстерү һәм рекламалау сорала.

Читекләр, түбәтәйләр, калфаклар, яулыклар – болар этнографик музейга куелган әйберләр генә булырга тиеш түгел. Шулай ук аларны авыл мәдәнияте әйберләре итеп кенә карарга да ярамый, чөнки нәкъ XVIII, XIX, XX гасырларда яшәгән калада татарлар арасында татар модасы барлыкка килә.

Мәгълүм ки, без матди мәдәният, аерым алганда, кием турында сөйләгәндә, бер үк вакытта рухи мәдәният турында да бәян кылабыз, чөнки алар үзара нык бәйләнгән. Мәсәлән, кием әхлак, тыйнаклык кебек кыйммәтләр белән тыгыз бәйләнештә. Минем карашымча, татар киеме вөҗданлылык һәм тыйнаклык белән аерылып торырга тиеш. Татарлар бөтенесен күрсәтергә өйрәнмәгән, милләттәшләребез гасырлар буена иң кыйммәтлесе, әһәмиятлесе һәм матуры барлык кеше күргәзмәсенә чыгарылырга тиеш түгеллеген аңлаганнар. Хәтта инкыйлабка кадәр Иске Татар бистәсе сәүдәгәрләренең йортлары тышына караганда эчке бизәлеше белән күркәмрәк булган.

Хәзерге шәһәрдә яшәүче татарларның мәдәнияте турында кием һәм мода мәсьәләсеннән башка сөйләү мөмкин түгел. Дөрес, кием нәкъ бүген глобализациягә һәм гомуми стандартлаштыруга бирелгән. Берсүзсез, кием җайлы һәм уңайлы булырга, шәһәр тормышы ритмына туры килергә тиеш. Тик бу мәсьәләнең барысын да техник яктан хәл итү мөмкин. Монда иң мөһиме – аны булдыруны теләү һәм үз алдыңа безнең гореф-гадәтләргә нигезләнгән яңа татар милли киемен барлыкка китерү максатын кую.

Минем карашымча, кешеләр акрынлап глобализациядән арыйлар, алар гореф-гадәтләрне яңадан барлыкка китерергә һәм аны үстерергә теләк белдерә. Һәм без, татарлар, биредә актив эшчәнлек барлыкка китерергә сәләтле. Чөнки татарлар - бик алга киткән һәм гыйлемле милләт. Шуңа күрә милләттәшләремә милли киемнәрне үзенә тарта торган популяр итү дә берни тормый. Иң мөһиме - тиешле теләк тусын.

Фәкать ателье, кибетләр һәм төрле татар мөселман киемнәре бәйгеләре күбрәк булсын. Әйдәгез, көндәшлеккә сәләтле яңа продуктны барлыкка китерик, иҗат итик, аны камилләштерик. Безнең мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез моңа лаеклы.

Илдар БАЯЗИТОВ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе