Хикмәтнең башы – Аллаһыдан курку.
Хәдис
Беренче татар “Нур” һәм “Казан мөхбире” газеталары чыга башлауга 110 ел тулу уңаеннан, җөмһүриятебезнең Милли музеенда олы бер сөйләшү, искә алу җыены булды.
Татар телендәге “Нур” җәридәсе (газетасы) 1905 елның 2 сентябрендә Санкт-Петербургта басыла башлый. Ул 1914 елга кадәр хикмәт иясе, ахун Габдулла Баязитов башлангычында нәшер ителә. Бу Петербург имамы, күренекле дин галиме, ахунның роле еллар узу белән тагын да артачак әле.
Цензура бетерелгәч, Беренче Шәһәр Думасы депутаты, җәмәгать эшлеклесе С. Ш. Алкин башлангычы белән Казанда да 1905 елның октябрендә татар телендә беренче җәридә - “Казан мөхбире” чыгарга керешә. Ул Казанның рухи тормышында зур урын алып торган. Аның битләрендә яңалыклар, халыкара хәлләр, икътисад һәм фән, мәдәният. Фәлсәфә хакында дә мәгълүматлар бирелгән.
Алар артыннан ук төрле юнәлештәге иҗтимагый-сәяси, әдәби һәм көлкеле басмалар барлыкка килә. Алар арасында “Йолдыз”, “Вакыт”, “Әл-Ислах” газеталары, “Карчыга” журналы да бар. Аларда танылган шагыйрьләр, язучылар, драматургларның әсәрләре – шигырьләре һәм мәкаләләре басыла. Аларда Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Ф. Кәрими, Г. Коләхмәтев, Г. Исхакый әсәрләре дә басылган.
Ул чактагы вакытлы матбугат хакында Казан федераль университетының татар журналистикасы кафедрасы мөдире профессоры В.З.Гарифуллин, Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең сирәк кулъязмалар һәм китаплар бүлеге мөдире Э.И.Әмирханова, Н.И.Лобачевский исемендәге гомуми белем бирү мәктәп-интернатыннан Ф.М.Мөхәммәтшин һәм башка яшьләр чыгыш ясады. Яшьләр күп килгән иде. Алар ул еллардагы басмаларны, бирегә куелган кечкенә күргәзмәләрне күреп, күңелләренә рухи азык алды, беренче карлыгачларны күреп шатландылар. Ник дигәндә, мирасны белү – кирәкле вә күркәм шәйдер. Матбугат бүгенге көндә дә өметле аралашу чарасы булып тора.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете