«Бу, мөгаен, корылманың җиргә һәм аны торгызуга бернинди дә документы булмаган сирәк очракларның берседер»,-дигән ул һәм хәзерге вакытта хакимияттә бу мәсьәлә белән актив рәвештә шөгыльләнүләре хакында белдергән. Мәхәллә халкының сөйләвенчә, моннан 40 еллар элек С. Назаров исемендәге ул вакыттагы яшелчә совхозы җитәкчелеге авылдашларның теләген исәпкә алып, үзләренең бер минераль ашлама складын мәет күмү йолаларын башкару максатында, мөселманнарга биргән булган. Билгеле ки, склад рәсми рәвештә бирелмәгән, чөнки дәһри (атеистик) хакимият бу хәлне дөрес аңламыйча, мондый тапшыруны кире кагарга, хәтта аны башкарган кешеләргә зыян салырга да мөмкин иде. Моннан берничә ел элек Дүшәнбе каласының бер эшкуары, чыгышы белән Сариосиеб кышлагыннан булган бай әфәнде 7 мең доллар акча бүлеп биреп, төзүчеләр яллаган. Алар исә биредә мәчет ясап, анда мәхәллә халкы намаз укырга керешкән. Бу авыл кешеләре сөйләвенчә, мәчетнең документлары турында тагын берәү дә уйланмаган, ә Назаров исемендәге совхоз да инде юкка чыккан. 40 ел эчендә һәммәсе дә бу йортның җәмәгать бинасы булуына күнеккәннәр. Хәзерге вакытта бу кышлак халкы үз өйләрендә намаз укый, ә җомга намазына һәркайсы Күләб каласы мәчетенә бара. "Мәчетнең барлык документларын тәртипкә китергәннән соң, без вакытлыча ябылган изге йортның эшчәнлегенә рөхсәт бирәчәкбез”,-дип белдергән Х. Каландаров.