Түребездә - кунаклар

Хатын-кызга дине, малы һәм матурлыгы өчен өйләнәләр. Синең өчен, беренче чиратта, аның динле булы тиеш, юкса кулларыңны керле иткән булырсың. Хәдис

БӘЙЛЕ
2014 Окт 20

Хатын-кызга дине, малы һәм матурлыгы өчен өйләнәләр. Синең өчен, беренче чиратта, аның динле булуы тиеш, юкса кулларыңны керле иткән булырсың.
Хәдис


Әйе, динебез офыклары киңәйгәннән-киңәя бара. Аны аңлаучыларның күбәя баруы җиребезнең исән-имин булуына, аның киләчәгенә ышанычыбызны арттыра. Бу уңайдан, Казанда 16-17 октябрьдә “Мөселман хатын-кызы: хәзерге заманда кеше хокуклары” дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Анда дөньяның төрле кыйтгаларыннан Казанга килгән ир-атлар, хатын-кызлар, кеше хокуклары белән турыдан-туры җаваплы затлар – БМОның җаваплы җитәкчеләре, Җир шарының һәр тарафыннан, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән инсаннар җыелышып, фикер алыштылар.

Биредәгеләрнең һәр чыгышын дикъкать белән тыңладым. Килгәннәрне Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт сәмигуллин исеменнән тәбрикләүләр дә яңгырады.

Әлеге конференция турында бездә бер китап-брошюра да нәшер ителгән. Анда “Ярдәм” мәчетендәге Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинованың да язмасы бар.

Кунаклар “Ярдәм” мәчете белән дә таныштылар, курсларга укырга килгән сакырларны күрделәр, ярдәмгә мохтаҗларның яшәү вә көнкүреш, уку шартлары белән таныштылар. Аларга Тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинова, мөгаллимәләр Суфия Воровьева, Роза Мортазина ханымнар биредә күрмәүчеләргә белем бирү, Брайль системасы буенча Коръән укырга өйрәтүләре хакында тәфсилләп сөйләделәр. Кунаклар мәчеттә татар халык ашлары белән дә сыйландылар.

Икенче көнне мөселман хатын-кызларының очрашулары Казан Ратушасында узды.

Конференцияне Татарстандагы кеше хокуклары өчен җаваплы Сәрия Сабурская ачып җибәрде. Аннары кунакларны Татарстан Дәүләт Советы исеменнән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан хатын-кызлары оешмасы рәисе Зилә Вәлиева котлады.

Чыгыш ясаучылар сүзеннән шул аңлашылды: кеше хокуклары буенча дөньяда зур эшләр башкарыла икән. Аларның һәрберсе үз төбәгендәге хәлләрне сөйләде. Сөйләделәр, сөйләделәр дә, Татарстаннан үрнәк алабыз, диделәр. Алай дигәннән, узган гасырның 90 нчы елларында ук мөселман хатын-кызларының эшен – мирасын өйрәнүне ялгап, тергезеп җибәрүче буларак, нәни генә минем дә өлешем керүгә сөенеп утырдым.

Бу конференция Татарстаныбызның абруен, дәрәҗәсен күтәрү чарасы булды. Аны оештыручыларга Раббыбызның рәхмәте яусачы!

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе