Мин, Әмирә Үтәгәнева (кыз фамилиям – Әмирова), Пермь краеның Барда районындагы Каенавылда 1955 елда дөньяга килгәнмен. Туган авылымда каеннар шаулавын тыңлап, аларга сокланып үскәнгәме, күңелем бик нечкә.
Чириз елгасы һәм аның таллары авылыма нурөсти. Җир өстендә йөреп киткән тәүге адымнарым, беренче укытучым, беренче мәхәббәтем... Әти-әнием гомер бакый колхозда эшләде. Гаиләдә без 3 кыз, 1 малай үстек. Мин – икенче бала. Чыр-чу килеп, әти-әнигә булышып, бакча җимешләре, яшелчәләр, үрдәк бәбкәләре үстереп, җиләкле урманнарда йөреп, көтүләр көтеп, балачак бик тиз генә үтеп тә китте.
Күз ачып йомгандай гына булды ул чаклар. VIIIклассны тәмамлагач, Пермь өлкәсендәге Оса педагогия училищесын, аннары Татарстандагы Алабуга пединститутын тәмамладым. Пенсиягә хәтле укытучы, тәрбияче булып эшләгәч, 3 ел элек Бардадагы Сукырлар җәмгыятен җитәкләргә куйдылар. Шул арада 3 баламны тормыш юлына аяк бастырдым.
Тәрбиягә күрмәүче бер бала алдым. ЛиндаГабдрәшитовада кешелекле сыйфатлар тәрбияләргә тырышам. Күрмәүчеләр җәмгыятендә 16 яшьтән 90га кадәрле 53 әгъза бар.
Без бергәләп җайлырак яшәргә тырышабыз.Хәлдән килгәнчә, чараларда катнашабыз. Әгъзаларыбыз бик кешелекле, алар аңлый белә. Кыскасы, без алар белән уртак тел табып эшлибез.
Соңгы вакытларда Брайльчә ислам динен өйрәнүөчен Казанга килеп йөрибез. Аллаһының рәхмәтләре яусын Күрмәүчеләрне тернәкләндерүче "Ярдәм” мәчете хезмәткәрләренә. Алар безне бушлай укыталар, ашаталар-эчертәләр, мәдәни чараларда катнаштыралар, хәтта юл хакларын да үзләре түлиләр.
Илһам килгәндә, мин шигырьләр язам.Тематикасы төрле: табигать, кичерешләр, мәхәббәт, көнкүреш – һәммәсе дә бар инде. Изге сәгатьләрдә сезнең хөкемгә тапшырам мин аларны.
Әмирә ҮТӘГӘНЕВА
Сыный Аллаһ, күмеп малга
Җил чыгуга дулкын кага.
Дулкын канатлы микән?
Акчарлаклар кебек, ул да
Очыйп карыйм, ди микән?
Болыт ага, дулкын кага,
Йөрәкләргә шом сала.
Кайгы-уй сала да бала,
Әни йөрәге сула.
Әти-әнинең сүзләрен
Ник тыңламый ул бала?
Буйсынмасаң, син Аллаһка,
Тыелмасаң – көт бәла.
Сыный Аллаһ, күмеп малга,
Дәрәҗәсен дә бирер.
Шөкер итеп яшәмәсәң,
Ярык тагарак көтәр.
Әнинең йөрәге көйри,
Аллаһтан ярдәм сорый.
Балаларны чыгар туры
Юлга, дип дога укый.
Җил басылмый, дулкын тынмый,
Су өсте көзге кебек.
Соңгы юлга озатканда,
Балаларга бир тәүфыйк.
13. 07. 2014 ел.
Тормыш яме - бергәлектә
Тормыш яме – олыларда,
Тормыш яме – балаларда.
Әгәр олылар булмаса,
Булмас иде балалар да.
Мизгел кебек, безнең гомер:
Таң ата да кич җитә.
Тату булып яшәүләргә,
Бу дөньяда ни җитә!
Олыларда тәҗрибә күп,
Киңәше тиң алтынга.
Газиз балаларыбызны
Тиңлибез без алтынга.
Балаларны иркәлибез,
Чөябез һаваларга.
Ике арада мәхәббәт
Әйләнмәсен ялкынга.
Балалар да олыгая.
Олылар олыгая.
Олылар олыгаюга
Никтер хөрмәт азая.
Ихтирамлы караш, хөрмәт
Көннән-көн арта барсын.
Күмәкләшеп, татулыкта
Картлыкка юллар барсын.
Рәнҗетмичә, соңгы юлга
Олыларны озатыйк.
Олылап без олыларны,
Әҗер саваплы булыйк.
12. 05. 2014 ел.