Сәхибулла әле яңарак кына хаҗга барып кайткан. Шундагы хәлләрне дә Наил хәзрәткә бәян кылмакчы була икән.
Сәхибулла моннан 35 ел элек дөньяга килеп, Мәннәф белән бер авылда туып үсә. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетына да бергәләп керә алар. Югары уку йортын уңышлы тәмамлап, Казандагы бер мәктәптә эшли башлыйлар. Тик күңелләре эшмәкәрлеккә тартыла. Әти-әниләре дә ярдәм иткәч, ике дус машиналар төзәтү буенча үз эшен ачып җибәрә. Эшләре дә уңышлы китә. Куллары эшкә яткан егетләргә заказлар гел булып тора. Шул рәвешле берничә ел буена тырыша торгач, алар үзләренең тормышын көйләүгә керешә.
Сәхибулла бер катер сатып алган икән. Беркөнне шуны дустына күрсәтергә тели ул.
Быелның эссе җәендә менә алар бергәләп катерга утырып, Идел буена чыгалар. Әмма тиздән катерның бик яңа булмавы ачыклана. Алай гына да түгел, шактый иске булып чыга ул. Ә егетләр шактый мутлана, аларга катерны куалау һәм зур тизлектә чабу булсын. Кинәт аларның каршында су өстенә чыгып торган зур гына бер таш пәйда була. Инде менә рульне борырга кирәк. Әмма ул нигәдер борылмый. Шунда Сәхибулла каты итеп рульне борып җибәрә һәм тоткасы аның кулында кала. Суга сикерер иде дә ул, анда ничек төшәсен белми. Бәлки уңайсыз егылып, аягына яисә башка берәр әгъзасына зыян килер.
Кыскасы, катер ташка килеп бәрелде һәм бер мәлгә егетләрне өнсез итте. Ярдан да шактый ераклыкта иде алар. Сыдырылган урыннарны исәпкә алмаганда, Сәхибулла белән Мәннәфкә артык зыян килмәгән иде.
Менә алар үз аңына килеп, ярга таба йөзә башлады. Мәннәфкә аеруча кыенга туры килде. Аның мускуллары да Сәхибулланыкына караганда сыеграк иде. Шулай да ул бирешмәскә тырышты. Чалкан ятып та, аркасына ятып та йөзәргә кереште. Ә Сәхибулла алдарак иде. Мәннәф әгәр бу мәхшәрдән исән-сау котылсам, мәчеткә йөрер һәм намазлар укыр идем, дип хәтта ант итәргә мәҗбүр булды. Шунда күңеленә җиңеллек килеп, куллары белән суны ул тагын да җәһәтрәк ишәргә тотынды. Инде әнә яр буе да күренде. Болай булгач яшибез икән әле, дип шатланды. Дөрес, алай җиңел генә бирелмәде аңа яр буе. Аркасына ята-ята суны ерып барды ул. И-и, сөенгәнен белсәгез иде аның аяклары җиргә тигәнне тойган чагында! Иң бәхетле кешеләрнең берсе иде ул бу мизгелдә. Әмма Мәннәфнең Сәхибулла алдында сер бирәсе килмәде.
-Исән-имин котылсам, намаз укырга өйрәнермен дип ничек әйткәнмендер?!. Котыласым болай да билгеле иде бит,-дип кычкырып көлде ул.
Сәхибулла да әздән генә булмый калган фаҗигадән исән-имин котылган икән. Дөрес, аның катерына шактый нык зарар килгән булып чыкты.
Менә алар өйләренә кайтырга чыктылар. Шунда тагын бер мәхшәргә тап булу насыйп әйләгән икән. Тип-тигез урыннан барганда, руль артында Мәннәф утырган "Шевролет”ка әллә ни булды, ул кинәт янтаеп китеп капланды.
Мәннәф ачылган ишектән чыгып китмәкче булган, күрәсең. Әмма машинадан чыгу насыйп булмаган аңа. Ул ишеккә кысылып җан биргән иде. Сәхибулланың да аягына бераз зыян килгән. Әмма алай ук зарарлы түгел. Менә ул, ниһаять, өенә кайтып егылды һәм тәүге тапкыр Аллаһны исенә төшерде. Тукта әле, тукта. Нәрсә булды алар белән бүген. "Ни өчен ике бәла-каза килде аларга?”-дип баш ватты һәм ул ныклы бер карарга килеп, икенче көнне үк титаклый-титаклый үзләре янындагы мәчеткә юнәлде. Кешеләрдән карый-карый, ул өйлә, икенде намазларын укырга өйрәнде. Аннары булган шактый акчасын хаҗ сәфәре кылуга багышлады.
Быел ул Мәккә-Мәдинәгә барып, анда хаҗ сәфәрен кылып кайткан. Хәзер исә аның җаны тыныч. Әмма дусты Мәннәф белән булган вакыйганы ул әле дә оныта алмыйча иза чигә икән.
Хатыйп ГӘРӘЙ