Мин ашыга-ашыга икенде намазына әзерләнеп йөри идем. Намазлыгымны, дисбеләремне алдым да, тәрәзә янындагы тиешле урынга урнашыйм гына дигәндә, күзем йортыбыз каршындагы бакчага төште. Ә анда, безнең өй тирәсендә тукланып йөрергә күнеккән ике урам этенең берсе, кар бураннарын уйнатып, ниндидер кызгылт көрән төстәге тере йомгак артыннан чаба.
Этнең тышкы кыяфәтеннән, нәкъ ерткыч хайваннарның үз корбанын эзәрлекләгәндәге кебек, усаллык очкыннары бөркелә: авызы зур итеп ачылган, колаклары арткарак салынып, койрыгының озын йоннарында җил уйный.
Берникадәр арыган халәтендәге тере йомгак, аксый-аксый, ерткыч тешләреннән котылу ниятеннән алга омтыла. Эт үзенең усаллык хисләренә буйсынып, тере йомгакны кабып ала да, тагын ычкындыра, аннары аны тагын куып тотарга тырыша. Менә сиңа: “Тычканга – үлем, мәчегә – көлке”- дигән спектакльдән бер күренеш...
Эт бакчаны әйләндереп алгантимер койма янына барып җиткәч, инде тәмам хәлсезләнгән йомры затны кабат эләктереп алды да, безнең яндагы институт тулай торагының спорт мәйданчыгына таба йөгерде. Эт авызындагы түмгәк песи баласына да охшаган, канатлары арып, асылынып төшкән күгәрченне дә хәтерләтә.
“Хәзер өзгәләп ташлый бит инде мескен җан иясен бу табыш эзләп йөрүче явыз эт”,-дигән уй йөрәгемне өтеп алды да, тиз генә намазлыгымны һәм дисбеләремне караватка ташлап, кабалана-кабалана киенә башладым. Битемдәге тәһарәт суы тамчыларына кулларымның һәм башлыгымның чыланганын да сизмичә, кышкы салкынга чыгып йөгердем.
“Кая йөгерәсең?”-дигән таныш тавышка: “Хәзер керәм!”-дип кенә җавап бирдем дә, абына-сөртенә баскыч буйлап түбәнгә ташландым.
Ике яктан ике эт алларында яткан “тере йомгак”ка, йөзләренә чыккан шуклыкларына берникадәр канәгатьсезлек сирпегән хәлдә карап торалар. Алар миннән аз гына да шикләнмичә, үз табышлары яныннан бер адым да китәргә җыенмыйлар.
Мин: “Аһ!”-дидем дә, этләрне явызлыкта гаепләп ташларга ачылган авызымны ябарга онытып, туктап калдым...
Алты күзле күзәтү астында яткан теге “җан иясе” кызгылт көрән төстәге гадәти булмаган, уртача юанлыктагы нечкә билле пластик шешә иде!..
Әстәгъфируллаһ!
Ике шук этнең көлемсерәү катыш аптырашлы карашлары астында, салкын һава кинәт кенә җылыга әйләнеп, парланган тәрәзә пыяласы сыман, битемә тир бәреп чыкты. Янып торган битемне кышкы салкын җилгә куеп, хыялый кешедәй, үз алдыма үзем елмаюымны тыя алмыйча, ашыгыч төстә калдырып киткән намазлыгым янына атладым. Капма-каршы хисләр дулкынын кичергән тез буыннарым бераз йомшарып китсәләр дә, атлавы җиңел дә, рәхәт тә иде.
Бу кадәрле җиңеллек, бу хәтле күңел тынычлыгы белән намаз укыганым юк иде әле. Иншә Аллаһ!
Йә, Раббым! Берникадәр соңлабырак укыган намазымны кабуллардан кылсаң иде...
Мәгариф РАЯНОВ,
Казан, 2013 ел кышы