Шушы көннәрдә милләтем, динем, ана телем, киләчәгем, дип җан атып йөргән милләтпәрвәрләр Кәрим Тинчурин исемендәге бакчага җыелды. Эрер-эремәс карның кояш күренүгә бәлҗерәгән күлләвеге җирне тайгак бозлавыкка әйләндергән иде. Атлап та йөрерлек түгел. Кайберәүләр бәлки безнең таеп егылуыбызны да теләгәндер, шулай да егылучы булмады. Аллага шөкер!
Без килгәндә, мәйдан алдында дуңгыз итен эре итеп турап, өстәл янында аны сатып торучы ханым да бар иде. Бирегә килүләренең сәбәбе ни булгандыр? Безнекеләрдән дуңгыз ите янына баручы да, хуҗасына сүз катучы да булмады. Акыллы һәм сабыр бит халкыбыз!
Мәйданда ана телебезне саклау, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп узу хакында да әйтелде.
Аннары кеше хокукларын саклау турында сөйләшелде. Татар халкының бер фидакарь улы Рафис Кашаповның тоткында тотылуына ризасызлык белдерелде, аны тизрәк иреккә чыгару таләбе дә кискен яңгырады.
Рафис Кашапов изге Болгар җыенына баруны Чаллы яшьләре белән башлап җибәрүчеләрнең дә беренчесе иде, ягъни Болгарга тәүге сукмакны Рафис Кашапов салды. Ул сәфәргә Казан яшьләре, югары уку йортларында белем алучы яшьләр дә кушылды. Яшьләр Болгар мирасының тарихын күтәрү мәсьәләләре хакында да сөйләште. Габдулла хәзрәт Галиулла мөфти булып сайлангач та безгә шактый китап бирде. Без исә Болгарда балалар белән Коръән уку бәйгесен үткәрдек. Анда Буадан һәм Ульяннан килгән сабыйлар җиңүче булды. Безгә тәүге адымнарны да онытырга һич ярамый.
Аннары ана телебезне белү мөһимлеген дә әрнеп әйтәбез. Чыннан да, җәмәгать, татар яшьләребезнең күбесе татарча белми дә, аңламый да.
Көне шугалак кебек, бик тайгак булуы хакында әйткән идем инде. Күңелләребездә шугалак булмасын иде!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе