Сез булганга без дә бар икән

Очрашуларның һәрберсе үзенчә. Менә без дә яңа танышым белән сөйләшеп киттек.

БӘЙЛЕ
2014 Фев 04
Очрашуларның һәрберсе үзенчә. Менә без дә яңа танышым белән сөйләшеп киттек.

"Ярый әле бирегә килдем. Гафил булып яшәлгән бит! Бөтен узган гомеремне "сөреп” чыктым әле”,-ди яңа танышым уфтанып. "Мин биредәге мохитне күрдем дә, сыгылып төшеп елый башладым. Җанымнан гомерем буена җыелган кара юшкын ерылып-юылып киткәндәй тоелды. Җиңел булып китте. Минем бу хәлемне мөгаллимә Роза ханым аңлады, күз яшьләремне күрде, юатты. Аллаһының рәхмәтләре яусын аңа! Гомеремдә дә онытасым юк”,-диде ул ханым янәдән.

Байтан гомер яшәлгән, таушатылган. Аның ихласлыгы ошады миңа. Сөйләшеп киттек. 35 ел укытучы булган ул, рус телен укыткан. Ә гомер шарлавыгы аккан да аккан.

Элек эшләргә дә эшләргә дигән чыбыркылау бар иде. Шул әйләнәдән Рида ханым Мисбахова да читтә калмаган. Мин аннан әнисе хакында да сорашам. Әнисе Галимә апа сугыш вакытында атаклы тракторчы булган. Уйлап кына карагыз әле! Безнең авылда да Тәнзилә исемле тракторчы апа бар иде. Бәләкәй чагымда, аның тракторын ничек кабызуларын – газаплануларын күргәнем булганга, Галимә апаның интегүләре миңа миңа бик тә аңлашыла.
Әтисе аның Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан, әсир төшкән: 7 ел буена Австриядә бюргерда авыл хуҗалыгында эшләгән. Кайткач, МТСта механик булган. Әмма, көннәрдән беркөнне, ул йокыдан уянмаган. Галимә 4 баласы һәм 5 яшьлек Рида белән тол калган. Тракторчы кызларны эшкә өйрәткән ул. 1943 елда аның бригадасы икенче урынны алган. "Правда” газетасына да язганнар.

Бер авыз сүз русча белмәгән Рида укуга бик хирыс була. Бирскидагы Укытучылар институтына укырга керә һәм әлеге уку йортыннан "Рус теле укытучысы” дигән белгечлек алып чыга.

Гөлек авылы мәктәбендә беренчеләрне дә, дүртенчеләрне дә укыта. Эшен яратып, сөеп башкара. Тормыш дәвам итә. Ире Руфат акыллы кеше була. Рида ханым тагын байтак еллар хезмәт-төзәтү колониясендә эшли. Һәр җирдә ул үрнәк, өлге булып тора. Балалары, оныклары алдында да тормышның алгы сызыгында була, гомумән кешеләргә игелекле хезмәт итә.
Әмма хәятнең төп максаты эш кенә түгел икән бит! Үзең кем, кайдан, кая баруыңны беләсеңме? Сине бу дөньяга яралткан Раббыңны таныйсыңмы? Хәзер инде Рида ханым дәү әнисенең әрнеп әйткән: "Имансызлар”,-дигән сүзләрен исендә тота, анализ ясый.
...Җәмәгать, фикер йөртеп карагыз әле, күзләр үткенсезләнгән, әмма хакыйкатьне беләсе килә. Рида ханым Казандагы "Ярдәм” мәчетендә үкенә-сыктый гыйлем ала. Фанилыкны, Раббым кушканнарны үтәү хозурлыгын аңлау һәм башкару мизгелләрен кичерә. "Башта үкенеп бик еладым, башкалар йоклаганда мин намаз догаларын өйрәнүем белән искитмәле бәхетлемен”,-ди Рида ханым.

Мин сиксән яшьлекләр хакында еш уйланам. Мәңгелеккә китүчеләрнең үкенечләре азмыни? Күбесе башка керми, диләр. Тик теләгән таш ярыр дигән гыйбарә дә бар бит әле. Иң беренче соралуларыбыз намаз хакында икән бит. Динебезне өйрәник, җәмәгать! Раббыбыз кушканнарны үтәргә өйрәнү беркайчан да соң түгел.
Рида ханым соңрак Коръән укырга да, намазга да өйрәнде. Үзләренә кайткач, башкаларны да өйрәтәчәк, иншә Аллаһ. Гыйлем иясенә ул авыр булмаячак.
"Ярдәм” мәчетендә аз гына күрүчеләр, бөтенләй күрмәүчеләр өчен укыту, тәрбия эше үрнәк итеп үткәрелә. Әлеге мәчет кешеләрнең калеб күзләрен нурландыра, балкыта.
Рида ханым үзе дә биредә гыйлем алуына шат. Ул: "Сез булганга, без дә бар икән бит”,-дип "Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка һәм мөгаллимәләргә олуг рәхмәтләрен белдерде.
Әлмира ҺӘДИЯ,
җәмәгать эшлеклесе

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе