Яраббым, миңа гыйлемлелек белән ярдәм күрсәт, киң күңеллелек белән бизәклә.
Хәдис
Ризык белән ничек тукланырга, сәламәтлекне ничек сакларга? Берәүләрне аз гына ашый да озак яши, диләр.
Әйе, Аллага шөкер, бүгенге көндә ни теләсәк, шуны алып, әзерләп, пешереп була. Ягъни җаның ни тели, шуның белән туклана аласың. Әмма сәламәтлеккә хәзер аеруча игътибарлы булу сорала. Нинди ризыкның нәрсәгә файдалы икәнлеген белеп куллану мәслихәт. Моның хакында безнең барыбыз да уйланырга тиеш.
Казандагы “Ярдәм” мәчетендә күптәннән инде “Хатын-кызлар клубы” эшләп килә. Аның җитәкчесе – Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова. Бу клубның утырышлары әледән-әле булып тора. Темалары төрлечә: авырулардан ничек сакланырга, баш, аяк, эчке әгъзаларның дөрес эшләвен ничек тәэмин итәргә, хатын-кыз авыруларыннан ничек савыгырга, күкрәк бизе шешеннән ничек сакланырга. Бу мәсьәләләргә белгеч табиблар ярдәмендә инде ачыклык кертелде.
Чираттагы утырыш дөрес туклануга багышланды. Бу көннәрдә йөрәк-кан чирләре, онкология белән авыручылар күбәеп бара. Мәсьәлә уйланырлык. Утырышта дөрес туклану мәсьәләсе, Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.) ризыклануы хакында да сүз булды. Киләсе утырышта да бу мәсьәлә махсус яктыртылачак, өйрәнеләчәк. Бу хакта “Ярдәм” фонды вице-президенты, югары категорияле табиб, медицина фәннәре кандидаты, республиканың атказанган табибы, информатизация буенча халыкара академиянең әгъза-мөхбире Илдар Фирдәвес улы Хисаметдинов сүз алып сөйләде. Ул үзенең чыгышында озак һәм сәламәт яшәү мәсьәләсен яктыртты. Хәзер күпләр гәүдә авырлыгыннан зарлана. Адәм баласының хәзер 100 килога җиткәннәре дә, бу чикне узып киткәннәре дә бар. Әлбәттә, мондагы хикмәт дөрес тукланудан тора бит. Аннары тирә-як мохитнең сафлыгы да әһәмияткә ия.
Без нинди су эчәбез? Бу да – олы мәсьәлә. Кеше көненә биш яисә җиде мәртәбә аз-азлап ризык кулланса, бу бик әйбәт, ди табиблар. Әлеге табибыбыз да безләргә шулай киңәш итте. Кичен исә 18 сәгатьтән соң ашарга ярамый. Илдар Фирдәвес улы тукланганда яшелчә һәм җиләк-җимеш кулланырга кирәклегенә дә бәйнә-бәйнә тукталды. Кеше караҗиләк (черника), борыч, карлыган, балан, төрле чикләвек һәм җиләк-җимеш кулланырга тиеш. Ә иртәнге якта боткалар пешерү кирәк, солы, карабодай, дөге, борай боткалары файдалы. Ә инде эчемлеккә килгәндә, төрлк дару үләннәре, мәтрүшкә, карлыган яфрагы һәм башка үләннәр кушылган чәй кайнатып эчү кан юлларына, кан тамырларына уңай тәэсир итә.
Атнага бер тапкыр эремчек, балык ризыклары, соклар, алма белән җиңелчә туклану организмга ял бирә. Моны эшләүне дә тәртипкә салырга кирәк. Тозлы, борычлы ризыктан ерак булу хәерле.
Сәламәт булу өчен, әлбәттә, физкультура, спорт зур йогынты ясый. Алай дигәннән, безнең намазыбыз бар бит. Барлык буыннарыбызны хәрәкәтләндереп, намаз безгә шатлык һәм сәламәтлек бүләк итә.
Су хикмәте хакында Мәликә ханымның ярдәмчесе Лирия Кусайманова бәйнә-бәйнә сөйләде. Клубның активистлары хикмәтле ризык әзерләүне дә тәкъдим итте, алар әзер ризыклары белән безне дә сыйлады. Барыбызга да: “Саулыгым – сәламәлегем”,-дип шатланып яшәүләр насыйп булса иде.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм» мәчете