Сөекле Мөхәммәд Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: “Чисталык – иманның бер өлеше”, - ди. Шулай ук башка урында аның: “Аллаһ Тәгалә каршында иң сөекле бәндә – кешеләргә файдалы булганы”, - дип әйткән бик мәгънәле сүзләре бар. Ошбу хәдисләрне истә тотып, сентябрь аеның алтын матур көннәрен кулланып, Сарманыбызның мәчеткә йөрүче халкы “аскы мәчет урамы” дип аталган М.Җәлил урамын тагы да матурларга булдылар.
Якшәмбе көненең иртәсеннән өйләгә кадәр байтак кына эш эшләнде: Ипи кибете почмагыннан алып “Тәмле” кибетенә кадәр сузылган территориянең юлы себерелде.
Тәҗрибәле картлар агачларның ботакларын тазарттылар, мәктәп балалары агач төпләрен акка буядылар, яшьләр киселгән ботакларны, бордюр белән юл арасында җыелган пычракларны кырып алып арбага аттылар. Егетләрнең эшләп йөрүләрен күреп Җәлил урамында яшәүче кайбер кешеләр дә эшкә кушылды.
Халкыбыз гомер-гомергә яшәешенең тәртиплелеге, авылларының чисталыгы белән аерылып торган. Мәчет әһелләренең ошбу гамәле дә шундый ният белән эшләнде: кемнәрнеңдер килеп урамны чистартуын көтмичә, тирә-ягыңны үзең кайгырт! Авылыбызның чисталыгына салкын карамыйк, оештырылган өмәләрдә катнашыйк. Ким дигәндә, урамны пычратмыйк, чүпләмик, җәмәгать!
Сарман мөхтәсибәте