Чорны хурламагыз, чөнки Аллаһы Тәгалә Үзе чор.
Хәдис
Әйе, нинди гүзәл, җанга якын сүзләр. Милләттәшләребез арасында бер-берсенә авыр сүз әйтмичә, әрепләшмичә гомер бакый тату һәм дус яшәүчеләр бар.
Алар ничек бер-берсенә җайлаша алган соң? Моны, әлбәттә, фәкать үзләре генә беләләрдер. Хамандашларыма шул мәгълүм: бер-береңә юл кую – зур хәзинә, дигәннәрен ишеткәнем булды. Шундыйлар, чыннан да, бәхетлеләр. Хәзер гаиләгә карата шәхси мөнәсәбәтләр нык үзгәрде шул. Үзара аңлашылмаучылыктан барлыкка килгән “чатнаулар” гаиләне җимерә, балалар ятим кала, алар нәүмизләнә, кадерсезләнә. Бигрәк тә ир балалар үз вазифасын үтәү мөһимлеген аңлаудан читләшә, хакыйкый, чын әти булып үсәчәгеннән мәхрүм була. Бу – зур афәт вә хатадыр.
ничек тату яшәргә соң? Бу хактагы мәсьәлә “Ярдәм” мәчетендәге Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова җитәкчелегендә инде берничә ел эшләп килүче “Хатын-кызлар клубы” җыелышында шактый калку һәм мәгънәле итеп күтәрелде. Бирегә медицина фәннәре кандидаты, доцент, психолог Рушания Исмәгыйль кызы Мөхәммәтшина чакырылган иде. Ул безгә озак еллар буена дус яшәүнең серләрен ачты.
Тиз генә кабынган мәхәббәт очкынын, хәтта берара ялкынга әйләнгән мөнәсәбәт кадерен ничек сакларга соң? Табибә булачак әтинең дә, әнинең дә сабырлык, бер-берсенә яхшылык белән аңлашу серләрен ачты. Хәзер тренинглар эшли. Бер-береңә гашыйк булып яшәү вакыты 3 ел икән. Аннары ир белән хатынның икесенә дә акыл, сабырлык, гомереңә анализ ясап яшәү таләп ителә. Монда бер-береңне күралмаучылык та, ачу килгән чаклар да өстенлек итүе ихтимал. Бу очракта да һәм башка вакытларда да саранлыкны күңелдән куу сорала. Сыналу чорында башны эшләтү мәслихәт. Ул вакытта: “Үзем сайлаган ярым, берәүгә дә үпкәли алмыйм”, - дигән сүзләр ярдәмгә килә, шөкер кылу өстенлек итә. Мәхәббәт – олы хис. Ул ваклануларны, ваклауларны кичерми, яратмый. Аның олуглыгын аңлау һәм саклау мөһим. Бер-береңне сөя белү дә, бер-береңә юл кую да гаиләне бәхетле итә. Ир-ат гаиләнең рухи үсеше өчен җавап бирә, ир баланы тәрбияләү дә аның өстендә. Әни кеше гаиләдә алышынып торган күп төрле баскычлардан тайпылмыйча атлый белергә тиеш. Биредә иң мөһиме – үз йөрәгеңне-калебеңне тыңлый һәм аңлый белү. Әтигә карата мөнәсәбәттә әни кешенең аеруча киң күңеллелеккә ия булуы кирәк. Сабырлык турында да күп мәкальләр бар. Аларның “Сабыр төбе - саф алтын” дигәне аеруча мөһим. Бер хәдистә “Иң күркәм иман – сабырлык һәм юмартлык” дип юкка гына әйтелмәгәндер. Сабырлык сүзе гаилә башлыгына, иреңә карата да хөрмәтле бер таләптер. Икенче яртыңа ихтирамлы булу, барына шөкер кыла белү дә гаиләне бәхетле итә.
Клуб утырышында психолог Рушания Исмәгыйль кызы гаилә хәлләре белән кызыксынучыларның күп санлы сорауларына да җавап бирде. Аннары Фирая ханым җитәкчелегендә, ризыкларны тиз пешерә торган кәстрүлләр белән таныштылар һәм аларда пешкән хәләл ризыклардан авыз иттеләр.
Клубның киләсе утырышында шундый ук мөһим мәсьәләләр күтәрелер, дип көтелә.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете