Сабакчыдан сабак ал!

Ибн Гомәр әйтте, Пәйгамбәребез: “Әгәр хатын-кыз беренче итеп кыз бала тапса, ул бәрәкәт галәмәтедер, чөнки Аллаһы Тәгалә әйтте...

БӘЙЛЕ
2014 Фев 20
Ибн Гомәр әйтте, Пәйгамбәребез: "Әгәр хатын-кыз беренче итеп кыз бала тапса, ул бәрәкәт галәмәтедер, чөнки Аллаһы Тәгалә әйтте: "Кем тели кызны – бирә, кемгә тели – угыл бирә”,-дигән.

Көннәр уза тора, Аллага шөкер. Тыныч таңнар ата.

Күптән түгел "Усаклы” бистәсендә булып кайткан идек. "Ярдәм” мәчетендә үткәрелгән абыстайлар җыенында "Усаклы” бистәсе мөгаллимәсе Фәридә ханым Сафиуллина да чакырылган иде. Сөйләшүдә бик файдалы әңгәмәдәшем катнашкан иде. Үзе укыта торган мәчеттәгеләргә күргән-белгәннәрен сөйләгәч, аның шәкертләре "Ярдәм” мәчетенә алып баруларын үтенгәннәр.

Һәм ул көн килде. Алар остазлары белән 20 кеше булып, мәчеткә килделәр. Аларга мәчет бүлмәләрен, күрмәүчеләр йоклый һәм дәвалана торган урыннарны күрсәттеләр. Брайль системасында Коръән укучылар һәм Коръән ятлаучылар белән очраштылар, әңгәмәләштеләр. Үзләренә олы сабак алдылар. Мөгаллимә Роза ханым Мортазина аларны мәчет белән таныштырды, бөтен сорауларына бәйнә-бәйнә җавап бирде.

Әлеге очрашуда Рузилә Вәлиева, Нурания Шаһиева, Фәридә Сафиуллина һәм башка мөгаллимәләр катнашып, "Ярдәм” мәчетендә күргәннәрен укучыларына һәм аларның уллары вә кызларына җиткерәчәкләре турында әйттеләр. Әйе, мәрхүмә әнием әйтмешли, дүрт санын төгәлләргә, сабак алырга хәзерге заманда бөтен мөмкинлекләр бар. Кадерен белеп, шөкер кылып, гыйлем алуны тирәнәйтергә генә кирәк. Кунак ханымнарга – туташларга мәчетнең зур гына бүлмәсендә үрнәк һәм әхлаклы булуның серләре хакында үзем дә әңгәмә уздырдым. Аллага шөкер!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе