Кичә Татарстанның Саба районы прокуратурасы экстремизм эшчәнлегенә каршы гамәл кылу турындагы законны бозу ярамавы хакында Сабабаш авылы имам – хатибы Рәхимҗан хәзрәт Исмәгыйлевка һәм тагын саланың 6 кешесенә кисәтү белдерде.
Кисәтү «Таблиг җәмәгате» тарафдарларының өйләргә кереп, кешеләрне вәгазь тыңларга чакырып йөргәннән соң ясалды.
2013 елда шундый ук кисәтү Әлмәт кешесенә игълан ителгән иде.
Хәбәр info-islam.ru сайтыннан алып тәрҗемә ителде