Башта Илдар хәзрәт бу торгынлыкның Россиягә каян килеп керүе турында бәян кыла.
Ул "Хәзерге заман Россия мөселманнары: империя белән буталчыклык арасында” дигән мәкаләсенең "Рухи торгынлык” дигән өлешендә "Кызганыч ки, Россия соңгы 30 ел эчендә Көнбатыштан бик үк әйбәт булмаган үрнәк алды. Алар илдә буталчыклык, тәртипсезлек китереп чыгарды. Безгә катгый рәвештә Европа үсеше юлы буенча барырга кирәк дип әйтүчеләргә мин шундый сорау бирер идем: тагын да ары кая барырга? Рухи һәм идеологик яктан Европа хәзер тирән торгынлык кичерә. Аны бары фәннең һәм медицинаның югары үсеше коткара. Шулай ук сәяси технологияләр бөтен дөнья белән идарә итү мөмкинлеге бирә. Ләкин фәнни-технологик үсеш рухи ихтыяҗны алыштыра алмый. Гаҗәп түгел, Көнбатышның технологик һәм социаль яктан иң алга киткән Төньяк Европа илләрендә (Дания, Норвегия, Швеция) мордар китүчеләрнең проценты иң зуры”, дип яза.
Китапның "Котылу юлы – исламда” дигән өлешендә автор торгынлыктан чыгу юлларын күрсәтә. "Мөселманнарның омтылышы күз алдында. Аларда идеология дә, югары әхлакый һәм кыйммәткә ия мәсләк тә бар. Шуларны фәнни һәм технологик казанышлар белән бергә үреп алып барсак, алар илнең рухи яктан торгызылуына китерергә мөмкин”,-ди Илдар хәзрәт. Ә моның өчен мөселманнар үзләрен "кече” туган дип хис итмәскә, башкалар белән тигез хокуклы затлар дип тоемларга тиешләр. Шулай булганда гына, Илдар хәзрәт фикеренчә, алар Россия өчен ватанпәрвәрләргә, тугры затларга әйләнерләр. "Иң төп максатыбыз – Россиядәге мөселман яшьләренең көчен-куәтен иҗат итү, төзү ягына юнәлдерергә, аларда ныклы иман барлыкка китерергә һәм үз иленә ватанпәрвәрлек мөнәсәбәте тәрбияләргә кирәк”, дип Илдар хәзрәт Россия ислам әһеленең асыл морадын билгели. Әлбәттә, бу мактауга лаеклы максат. Әмма аны тормышка ашыру өчен биниһая күп көч түгәргә, алны-ялны белмичә, Илдар хәзрәтнең үзе кебек, армый-талмый эшләргә кирәк.
Илдар хәзрәтнең эшчәнлегенә килгәндә, ул 2002 елда Казандагы "Сөләйман” мәчетенә имам-хатип булып килеп, кыска гына вакыт эчендә Татарстан мөселманнарының, алай гына да түгел, Россиянең әһле исламы абруен казанды. 2013 елда ул яңа төзелгән "Ярдәм” мәчетенең имам-хатибы итеп сайланды. Күрмәүче мөселманнарга Коръән укырга өйрәтүе белән мәгълүм бу мәчет әһелләре. Мәчетнең оештыру эшләре белән беррәттән, Илдар хәзрәт әле мөфтияттә дә гамәл кыла: ул анда социаль проект буенча мөфтинең урынбасары.
Шул ук вакытта ул саллы-саллы мәкаләләр язарга да өлгерә. Бу китапка кергән язмаларның исемнәре генә дә ни тора! "Исламда социаль хезмәт әһәмияте”, "Җәмгыятебездәге яулык мәсьәләсе”, "Иман сакал озынлыгы белән үлчәнми”, "Ни өчен кешеләр мөселманнардан курка?”, "Милләтара тынычлыкны ныгытуда мөселман оешмаларының роле”, "Өммәтнең бүгенге хәле: ни өчен мөселманнарның артуы сыйфатның яхшыруына китерми”, "Мәсьәләне тыныч хәл итү – Россия мөселманнары юлы”, "Соңгы вакытлардагы фетнәләр хакында” һәм башкалар.
"Тәкъвалык сакал озынлыгы белән үлчәнми. Хәтта озын сакаллы мөселман да фетнәче, халыкны ялгыш юлга салчы була ала. Галимнәрне инкарь итеп, аерым бер кеше артыннан иярү генә динилек түгел әле ул”,-дип язуыннан ук Илдар хәзрәтнең мөстәкыйль фикер йөртүче икәнлеген аңлыйсың.
Илдар хәзрәт Баязитовның әлеге китабын укып чыкканнан соң, мөселманнарның саны һәм йогынтысы артудан курыкмаска кирәклегенә төшенәсең. Мәҗмуганың кереш өлешендә сәясәт фәннәре докторы, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин язганча, Илдар хәзрәт Баязитов мәхәллә системасы һәм социаль хезмәт итү нигезендә традицион ислам идеяләрен тормышка ашыручы яңа буын имамы булып тора.
Әлеге китапта Илдар хәзрәт Баязитов белән корылган әңгәмәләр дә урын алган. Әңгәмәдәшләр арасында күренекле журналистлар Рәшит Минһаҗ ("Ватаным Татарстан”), Александр Долгов ("Татар заманы”, "Ярдәм.ру»), Хатыйп Гәрәй ("Татар-ислам.ком”), Лилия Йосыпова («Ирек мәйданы» газетасы), Рузилә Гәрәева ("Татар-ислам.ру” мөхәррире иде), Энҗе Басыйрова ("Идел” журналы), Мөршидә Кыямова ("Интертат”), Фәүзия Вахитова ("Безнең гәҗит”), Александра Шмелева ("Заречье» газетасы) бар.
Шунысын искәртеп узу мәслихәт: Илдар хәзрәтнең тәүге китабы саллы килеп чыккан, ул безгә торгынлыкны авызлыклауда бер нигезләмә булсын, ислам динебезне алга җибәрүдә файдасы тисен, дип теләргә генә кала.