Россия Украинага газ бирүне туктатты

Россия Украина белән газ бәясе турында килешүгә ирешелмәвен белдерде һәм Киевның моңарчы...

БӘЙЛЕ
2014 Июн 17

Россия Украина белән газ бәясе турында килешүгә ирешелмәвен белдерде һәм Киевның моңарчы алынган газ өчен 16 июньгә кадәр түләү шартын үтәмәвен әйтеп, Украинага табигый газ бирүне туктатты. Моннан ары Украина аласы газ өчен алдан түләргә тиеш булачак.

Газпром вәкиле Сергей Куприянов Украина үзенең газ бурычларын билгеләнгән сәгатькә кадәр түләмәде, шуңа күрә Мәскәүнең дә Киевны газ белән тәэмин итәргә хокукый җаваплылыгы юк, дип белдерде. Куприянов Европа берлеге арадашлыгында Киев белән барган сөйләшүләрнең уңышсыз тәмамлануын әйтте.

Киевка газ бирү тукталса да, Украина үткәргечләре аша Европага газ кудыру элеккечә дәвам итәчәк, диелә.

Украина энергетика министры Юрий Продан 16 июньдә Украина “үз кулланучыларының газ ихтыяҗларын гарантияли һәм Европа илләренә ышанычлы газ транзитын дәвам итә”, диде.

Россиянең Газпром ширкәте Украина түләргә тиешле 4,5 миллиард доллар бурычны алу өчен Стокһольм арбитраж мәхкәмәсенә мөрәҗәгать тапшырганлыгын да белдерде.

Шул ук вакытта Украинаның Нафтоһаз ширкәте дә 2010-2014 елларда газ өчен артык түләнгән алты миллиард долларны кире кайтарып алу өчен Стокһольм мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Нафтоһаз белдерүендә “Украинага Газпром кудырган газның бәясе гадел һәм базардагыча булырга тиеш”, диелә.

Россиянең газ бирүне туктатуын 16 июньдә Нафтоһаз башлыгы Андрей Коболев та раслады. Аның әйтүенчә, Украина саклагычларында әле декабрь аенда кадәр җитәрлек газ бар.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин, әгәр дә Киев бурычның 1,95 миллиард доллар өлешен 16 июнь иртәсенә кадәр түләмәсә, газ бирүне туктату белән янаган иде.

Газ сөйләшүләрендә арадашлык иткән Европа комиссиясе белдерүендә Европа берлегенең энергетика комиссионеры Гюнтер Эттингер планы нигезендә 16 июньдә Киев 1 миллиард доллар түләргә әзер иде, әмма Русия бу тәкъдимне кире какты, диелә.

Брюссель тәкъдим иткән килешүдә Киевка “кышкы” газ бәясен мең шакмак метр өчен 385 доллар, “җәйге” газ өчен 300 доллар итеп билгеләү тәкъдип ителгән. Путин Россиянең бәяне 385 доллардан түбән төшермәячәген әйтте.

Эттингер июнь аенда яңа сөйләшүләр оештырырга җыенуын белдерде һәм Мәскәүне кечкенә үзгәрешләр кертелгән компромисс килешүгә ризалашырга чакырды дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе