Аллаһы Тәгалә Үзенең мәрхәмәтле бәндәләренә генә рәхим-шәфкатьле булыр.
Хәдис
Бу көннәрдә адәм балалары рухи-хисси дулкында “тибрәлде”. Бу җиһанга кайчан килүебез, кемлегебез, кая барачагыбыз турында күпләр уйланды, үзенең яшәешенә анализ ясады, Аллага шөкер! Татарстаныбызда күтәренкелек хөкем сөрде. Моңа бихисап дин кардәшләребезнең, Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановның да изге җирләргә аяк басуы, төрле кыйтгалардан килгән миллионнарча мөселман кардәшләребезне күрүе, хаҗ кылуы –моңарчы тарихта күрелмәгән алгарыш булды.
Президентыбыз хаҗдан кайтуга ук Казандагы иң күркәм Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенә килгән. Бу хакта Корбан бәйрәме уңаеннан әлеге уку йортында үткәрелгән мәҗлестә белдек. Гимназия җитәкчесе Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллина - безләргә күптән билгеле фидакарь зат.
Әлеге бәйрәмгә аны үзгәртеп коруга бөтен көчен куйган башка милләт уллары вә кызлары да килгән иде.
Биредә эшләп, инде бакыйлыкка күчкән милләттәшләребез, дин кардәшләребез рухына багышлап Коръән укылды, дога кылынды. Бу –бик күркәм күренеш. “Ошбу дөньядан мәңгелеккә күчкәннәрнең рухлары шат булсын, исәннәргә хәерле, изге гамәлләр кылып яшәргә насыйп әйлә, Раббым!”-дип уйлап утырдык.
Аннары корбан итеннән пешерелгән шулпадан, иттән авыз иттек. Өстәлләрдә – җиләк-җимеш, җаның теләгәнен аша. Өстәлдә бәлеш, кабартма, бөккән ише камыр ризыклары өелеп куелган иде.
Камәрия Зиннур кызы: “Кичә бу ярым бөккән белән Президентыбызны сыйладык, рәхим итегез, ашагыз әле”,-дип кунакларны сыйлады. Чыннан да, әлеге ризык телеңне йотарлык тәмле иде. Бу – үзләренең рецепты буенча иде бугай.
Әлеге гимназия - Татарстаныбызның бик үзенчәлекле мәгърифәт үзәге, игелекле укыту, мәдәни, киләчәгебезне тәрбияли торган данлыклы укыту, тәрбия йорты. Аның җитәкчелегенә дә, укытучыларга да, тәрбиячеләренә дә, биредә барлык төр хезмәт күрсәтүчеләренә дә Аллаһының рәхмәтләре яусын! Уңышлар телибез үзләренә, чөнки монда үрнәк бирерлекләре бар.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе