«Әй, мөэминнәр! Без сезгә биргән пакь, хәләл ризыкларны гына ашагыз һәм Аллаһыга шөкер итегез, әгәр Аңа гына гыйбадәт кылучы булсагыз!” (“Бәкара” сүрәсе, 172 нче аять)
Коръәндәге “Маидә” сүрәсенең 87 нче аятендә дә: “Әй, мөэминнәр! Аллаһ сезнең өчен хәләл иткән пакь нәрсәләрне үзегезгә хәрам кылм аган һәм Аллаһ сызган сызыктан тышкарак үтмәгез! Дөреслектә, сызыктан үтүчеләрне Аллаһ һич тә сөйми”, -диелә.
Раббыбызның әлеге хакыйкый сүзләре тормышыбызда кулланыла\мы? Туклануыбыз, ризыклануыбыз бүген ни хәлдә? Бу мәсьәләләр безне бик тирән уйларга сала. Элекке әби-бабайларыбыз әйткәннәр дә әле онытылмаган, Аллага шөкер!
Әйе, җәмгыятебез бу мәсьәләдә дә алгарышка омтыла. Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте карамагында 2005 елдан “Хәләл” комитеты эшләп килә. Бүген аның җитәкчесе – Марат Ренат улы Низамов. Аллага шөкер, җөмһүриятебез күләмендә хәләл ризык ярминкәләре узып тора.
29 ноябрьдә ярминкәнең икенчесе булып узды. Ярминкә ишекләре ачылуга ит ризыклары һәм башка ашамлык белән тулы бәләкәй арбалар тәгәрәде. Сатып алучылар, халык шат. Аларның йөзләре көләч.
Ни хикмәт, төрле итләр, казылык дисеңме, тавыгынмы, рәхим итеп ал, гаиләңне, әби-бабаңны, туган-тумачаларыңны, нәсел-ыруыңны, күрше-күләнеңне сыйла. Үсеп килүче нәниләрне дә хәләл ризык белән тәрбияләсәк, туендырсак, сау-сәламәт, акыллы алмаш тәрбияләгән булырбыз, иншә Аллаһ! Хәләл ризык белән тукланганнарның һәр әгъзасы гыйбадәттә була икән, тәкәбберлек хисе сүнә, калеб нур белән тула икән, хөрмәтле милләттәшләребез, диндәшләребез!
Менә шуның өчен дә ризыкларыбыз хәләлләрдән булса иде.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе