Мәшһүр Ризаэддин Фәхретдин хәзрәтләре болай язган: «Анамнан аерылган вакытларым һич онытылмас. Әйткән нәсыйхәте күңелемнең эчендәдер... Ул әйтте: «Балам, мин сине ислам кардәшләрең өчен тудырдым һәм тәрбия итеп үстердем. Гәрчә атаң (Аллаһы рәхмәте булсын) йөзен син вә синең йөзеңне атаң күрмәсә дә, атаңның күркәм сыйфатларына варис булу өчен тырышу синең изге бурычың... Кеше булу өчен гыйлем белән күркәм холык кирәк. Холкы гүзәл булмаган кешене адәмнәр яратмас. Гүзәл холык – әдәп, гыйффәт, сабырлык, түземлектән гыйбарәт”.
Җәннәт – аналарның аяк астында, дигән хәдис тә бар. Биредә сүз ана, хатын-кыз җәмәгате хакында бара. Хатын-кызны Раббыбыз хикмәтле зат итеп яралткан, газиз әни булу хисе белән бүләкләгән. Әниләргә аерым статус бирелгән, Аллаһ тарафыннан хөрмәтле итеп яралтылган затка – Анага һәрчак, һәр җирдә олы ихтирам хисләре булган һәм булырга тиеш.
Ана кешенең – хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны хакында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров тәфсилле итеп сөйләде. Очрашуны Ислам мәдәнияте мөзее оештырды. Әлеге музейда яшьләр белән эшләү әйбәт куелган. Аның җитәкчесе – Нурия Гәрәева, галимә кеше ул.
Мондагы Айназ Мостафина, Гөлназ Биккинина, Миләүшә Давытова “Кол Шәриф” мәчетендә эшләүче әлеге Ислам мәдәнияте музеенда зур эшләр алып баралар.
Рөстәм хәзрәт Батров ана телебездә бик матур сөйли, әмма яшьләр аны аңламый. Шуңа күрә аның русча сөйләвен үтенделәр. Очрашуда хатын-кызларның башларына яулык ябып йөрүләре хакында да искәртелде. Яулык гүзәл затларны күп авырулардан, әйтик, күз тиюдән, сихердән, хөсетлеләрдән саклый. Без барлык хатын-кызларны, абыстайларыбызны, шәкертләрне, кыз балаларны бәйрәм белән котлыйбыз, илебезгә, көнебезгә тынычлык, иминлек телибез.
Җирдә яшәвебезгә шөкрана кылыйк! Һәркайсыбыз үз кадерләребезне белсәк иде, җәмәгать!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе