Рамазан беркемне дә алга уздырмады

Рамазан ае ахырында, 4 көн дәвамында Казандагы “Ярдәм” мәчетенә укырга килгән күрмәүче шәкертләр арасында...

БӘЙЛЕ
2014 Июл 30

Рамазан ае ахырында, 4 көн дәвамында Казандагы “Ярдәм” мәчетенә укырга килгән күрмәүче шәкертләр арасында өстәл теннисы ярышлары булып узды. Анда 9 мөмкинлектән шуның кадәрле үк очко җыеп, Татарстан башкаласына Казахстан Җөмһүриятеннән килгән Рамазан Морзашев җиңеп чыкты.

Икенче урынны 7 очко туплаган Бөгелмә егете Ильяс Шәфигуллин яулады. Өченчедә исә 6 очко алган Ингушетия вәкиле Ислам Костуев.

Ярышларны үткәрүчеләрнең фикеренчә, Рамазан – үтә дә тыйнак һәм тәкъва егет. Ул өстәл теннисы буенча үткәрелгән бәйгедә әле тапкыр гына катнашса да, ярышның кагыйдәләрен бозмыйча, кем әйтмешли, җиренә җиткереп уйнады һәм беркемгә дә үзен отарга мөмкинлек бирмәде. Әйтерсең, Хак Тәгалә Рамазан ае хөрмәтенә аңа җиңү яуларга мөмкинлек бирде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе