Рафис Кашапов ачлык игълан итте

Казанда изоляторда тотылган активист Рафис Кашапов мөселман тоткыннарының хокуклары бозылуына ризасызлык белдереп, ачлык игълан итте.

БӘЙЛЕ
2015 Мар 18

Казанда изоляторда тотылган активист Рафис Кашапов мөселман тоткыннарының хокуклары бозылуына ризасызлык белдереп, ачлык игълан итте. Бу хактагы белдерү аның Facebook сәхифәсендә 17 март чыкты.

24 февраль Кашапов үзе җитәкләгән Чаллы Татар Иҗтимагый Үзәге исеменнән җәзаларны үтәү идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишинга ачык хат белән мөрәҗәгать иткән булган. Анда мөселманнарның тоткындагы проблемалары язылган. Кашапов Татарстан диния идарәсе белән хезмәттәшлектә мөселманнарга дуңгыз ите бирмәү, хәләл ризык ашау мөмкинлеген табарга сораган. Кашапов язуынча, мөселманнарның проблемалары ашау белән генә чикләнми. Активист тоткыннарның хокуклары бозылуы, эзәрлекләнүе һәм кыйналуы турында язган.

Кашапов үзенең нахакка гаепләнүенә һәм кулга алынуына ризасызлык белдереп, 19 гыйнвар ачлык тота башлаган иде инде, әмма сәламәтлеге начарлануы сәбәпле, ачлыкны февраль аенда туктатырга мәҗбүр булды.

Декабрь ахырында кулга алынган Кашаповка 27 апрельгә кадәр изоляторда калу карары чыгарылды. Аңа 282 маддәнең беренче өлеше (нәфрәт яки дошманлык тудыру) һәм 280 маддәнең икенче өлеше (интернет ярдәмендә экстремизмга чакыру) кебек гаепләүләр белдерелә.

Чаллыда һәм Казанда Рафис Кашаповны яклап урам җыеннары узды. Аның игезәк туганы Нәфис Кашаповка Польшада сәяси сыену хокукы бирелде, дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе