Беркөнне монда балалар церебраль параличы белән авыручылар арасында дартс буенча ярышлар үткәрелде.
Анда 93 очко туплап, Радик Хәлиуллин җиңү яулады. Икенчедә – 68 очко белән Фәрит Галиев, өченче урынны Эдуард Әскаров алды.
Шул ук көнне хатын-кызлар арасында да дартс буенча бәйге уздырылды. Анда төп көрәш Валентина Салмина белән Татьяна Николаева арасында барды. Беренчелекне 118 очко белән, ягъни 7 очко күбрәк туплаган Валентина яулады. Светлана Мартыновага исә өченче урын белән канәгатьләнергә туры килде.