Раббым, догаларыбызны кабуллардан кылсаң иде!

Бүген республикабыз мөселманнары өйлә намазы вакытында үткән ел авиаһәлакәттә мәрхүм булганнар рухына дога кылдылар.

БӘЙЛЕ
2014 Ноя 17

Бүген республикабыз мөселманнары өйлә намазы вакытында үткән ел авиаһәлакәттә мәрхүм булганнар рухына дога кылдылар.

Нурлат, Актаныш, Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Чаллы һәм башка район мәчетләрендә күп сандагы мөселманнар үткән җомгада да һәм бүген, 17 ноябрьдә, фаҗига булган көнне мәрхүмнәрне искә алдылар.

Әйтик, Әлмәт шәһәренең үзәк мәчетендә район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Аллаһы Тәгаләдән мәрхүмнәрнең урыннарын җәннәттә булуын, туганнарын, якыннарын, дусларын югалтканнарга ныклык, сабырлык сорап дога укыды. “Кайгылы сынауларга, зур хәсрәтләргә тарыганнарга Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итсә иде! Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз»,-диде ул.

Казан мәчетләрендә дә мөселманнар догалар кылды.

Бер төркем мөселманнар исә сәгать 12.00дә Кол Шәриф мәчетенә җыелды. Алар арасында мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм башка дин әһелләре, нәзарәт вәкилләре, “Мөхәммәдия”, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсәләрнең мөгаллимнәре, шәкертләре бар иде. Дога кылганда Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Аллаһы Тәгаләдән мәрхүмнәрнең рухын шат кылуны, якыннарына ныклык сорады. “Барчаларыбызны, Татарстаныбызны, Казаныбызны авыр, кайгылы һәлакәтләрдән сакласаң иде. Раббыбыз, Син генә саклаучы һәм кабул итүче. Догаларыбызны кабуллардан кылсаң иде”, - дип теләде.

***

Узган ел 17 ноябрьдә "Казан" аэропортында килеп чыккан фаҗига турында хәбәр таралып күңелләрне тетрәндерде. Мәскәүдән Казанга очып кайтучы Boeing 737-53A самолеты аэропортка төшкәндә һәлакәткә очрады. Авиакатастрофада 50 кешенең гомере өзелде.

Бу кайгылы көннәрдә илебез, республика җитәкчелеге, дин әһелләре, гади халык фаҗигагә юлыгучыларның туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашты. Мәчетләрдә, чиркәүләрдә фаҗигагә юлыгучылар рухына аталып догалар кылынды. Казанда 30лап Коръән-хафиз һәм шәкерт мәрхүмнәр рухына багышлап Коръән-хәтем чыкты. Башкаланың Әл-Мәрҗани мәчетендә очкыч һәлакәте белән бәйле фаҗига корбаннарын дога белән искә алдылар. Мәрхүмнәр рухына җеназа намазы укылды дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе