«Ярдәм» мәчетендәге Күрмәүчеләрне Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинованы хәзер башкалабызда сирәк кенә күреп була. Ул күпчелек вакытын Теләче районындагы Иске Җөри авылында үткәрә.
Ә беркөнне мин аны, ниһаять, «Ярдәм» мәчетендә туры китердем һәм кичекмәстән очрашырга карар кылдым. Аның сөйләгәннәреннән чәчләр үрә торырлык. Һәр баланың язмышы авыр монда.
3, 5, 11 яшьлек балаларның күз алдында үги әтисе әниләрен кыйнап үтерә. Әтиләре вәхшиләрчә, сабыйларны да кыйнап ташлый. Балалар сулкылдап елыйлар. Мәликә ханым аларны үзенә алганда, әниләре вафатына да бер ай гына вакыт узган була, нәниләр депрессия кичерә. Аларның хәле коточкыч авыр була. 5 яшьлек ир бала бөтенләй дә сөйләшми башлый. Аларга тернәкләндерү курслары уздырырга, табиблар чакырырга туры килә. Ул ир баланың үсеше дә артта калган, 3 яшьлек балаларныкы кадәр генә.
Сабыйларга җылы караш, тыныч мөнәсәбәт җитмәгән. Хәзер инде, Аллага шөкер, алар тынычланып киләләр, әйтерсең, гомер бакый биредә яшәгәннәр.
Икенче гаиләдәге балаларны әниләре пакетларга салып, Самосыроводагы чүплеккә илтеп ташлый. Дөресрәге, чүплек машинасына салып җибәрә ул балаларны. Монда килгәч, сабыйларны этләр таларга керешә. Балалар кычкырып еларга тотына. Бу тавышка кешеләр йөгереп килә. Алар пакет эченнән балаларны табып ала. Нәниләр канга батып беткәннәр. Әле хәзерге вакытта да нәниләрнең тәнендә эт теше эзләре бар икән.
Мәликә ханымның әйтенә караганда, баштарак балалар йоклап китә алмыйча, кычкырып чыга торган булалар. Аларга медицина тикшерүе уздырып, табиблар белән фикер алышырга туры килә. Өчәр баладан торган бу ике төркем Минзәлә һәм Алабуга районнарыннан китерелгәннәр.
Мәликә ханым Казанның Дәрвишләр бистәсендәге 11 нче интернатыннан дә авыр хәлдәге балаларны тәрбиягә ала. Бала табу йортларында аларны әниләре калдырып чыккан. Бер зурысы Яшел Үзәннең балалар йортыннан. Алар шулай ук физик яктан артта калганнар. Хәзерге вакытта балалар белән психологлар шөгыльләнә. Бирегә Әнвәр Юнысов, Рафаэль Мифтахов, Илһамия ханым килеп, сабыйларны компьютер, физик культура, йорт эшләре серенә төшендерә. Алар бергәләп төрле чаралар, мастер-класслар үткәрәләр. Кайбер сабыйлар Балалар йортына, икенчеләре махсус мәктәпкә йөриләр. Алар Мәликә ханымны яратып, үз итеп, аңа: “Әнием!”-дип дәшәләр икән. Балаларның күбесе рус милләтеннән, араларында яһүдләр дә, татарлар да, башка милләт вәкилләре дә бар.
“Алар хәзер үзләрен бер гаилә, дип саныйлар, шуңа күрә дустанә, тату яшиләр, һәр эштә бердәм булырга тырышалар. Иске Җөри халкы бик әйбәт карашта безгә. Хакимият белән дә мөнәсәбәтебез әйбәт. Шулай да бераздан Казанга килмичә булмас, чөнки андагы эшебезне дә читкә җибәрү мөмкин түгел”,-ди Мәликә ханым Гыйльметдинова.
Хатыйп ГӘРӘЙ