XVI гасыр урталарында (бәлки иртәрәктер дә) Кырымнан килгән, Гәрәй морзадан алып барыла торган, бүгенне көндә 14 буынны эченә алган Әмирханнар нәселе берничә гасыр буена үз халкына тугры хезмәт итә.
Шиһабетдин Мәрҗани, Закир ишан Камалов, Нәҗип Түнтәри, Шәкүр Аппаков, Исмәгыйль Гаспралы, Муса Биги, Йосыф Акчура, Гаяз Исхакый, Атилла Расих һәм башка күренекле шәхесләр биргән күренекле нәселләр белән кан алмашып, үзенең арасыннан Хөсәен, Зариф, Нәҗип, Фатих, Ришат, Равил Әмирханнар кебек күренекле мәгърифәтчеләр тудырган. Төрле эзәрлекләүләргә, җәберләүләргә, куылуларга карамастан, бу нәселдән берәү дә үз ватанын ташлап китмәгән, халкына хыянәт итмәгән һәм иң кыен шартларда да бабайлары мирас итеп калдырган мәгърифәтчелек эшенә тугры калган.
Әле дә булса, бу нәселнең бабайлардан килгән яшәү шигаре түбәндәгечә яңгырый: “Дәрәҗәгә омтылмагыз, хезмәт итегез галиҗәнәп халыкка!”
Бу нәселнең мәгърифәтчелек эшчәнлеген кыскача гына шәрехләп үтик.
Хөсәен Әмирхан милләтнең яшәеше өчен хәлиткеч роль уйнаган татар мәгариф системасын яңабаштан торгызуны башлап җибәрүчеләрнең берсе була. Шималь төрекләре арасында беренчеләрдән булып Идел Болгарының тарихын яза. Улы Зариф Әмирхан белән берлектә төрки-татар телендә Коръән тәфсирен эшли. Нәҗип Әмирхан исә үзенең кайнатасы Закир Камалов ярдәмендә Чистай өязендә рухи-дөньяви белемгә нигез сала. Фатих Әмирхан татар әдәбиятенә, аның милли тамырларына, илаһи нигезенә зарар китермичә, Аурупа мәгърифәтчелегенең яңарыш рухын иңдерде. Тирән милли фәлсәфәсе Габдулла Тукай иҗатына уңай йогынты ясады. Бөек шагыйрь Фатих Әмирханны үзенең рухи остазы итеп санады.
Бу ике бөек шәхеснең эчкерсезлеге бүгенге көндә дә акыл һәм хис берлегенең үрнәге булып тора. Аларны бер-берсеннән аерып карау рухларын рәнҗетү булыр иде.
Күптән түгел “ Әмирхания” мәгърифәтчелек вакыфы мәгърифәтче Әмирханнар кавеменең нәсел башы Әмирхан ибне Габделмәннән хәзрәтләренең Казанның Иске Таш мәчетендә имамлык итә башлавына 200 ел тулуга багышланган кичә Актерлар сараенда үткәрелде.
Очрашуга Казан каласының зыялылары , шагыйрьләр, милләттәшләр, дин өчен җан атып йөрүчеләр, җырчылар, мөнәҗәтчеләр, мәгариф хезмәткәрләре килгән иде.
Башта Коръән укылды һәм вафат булган Әмирханнар рухына дога кылынды.
Алдан ук әйтим әле, Чувашиядән бик хөртмәтле делегация - дин әһелләре дә килгән иде. Алар халкыбыз бергәлегенең терәк-таяныч нык баганалары булып күренделәр. Аллаһның рәхмәте яусын үзләренә!...
Кичәдә Әмирхан ибне Габделмәннән Әмирханнарның нәсел башы һәм таш мәчеттә бу нәселнең 1921 елга кадәр имамлык итүен башлап җибәрүче Әмирханнарның шушы дәвердәге имамлык һәм мәгърифәтчелек эше яктыртылды. Килүчеләр Татарстанның милли өлгесе буенча фикер алыштылар, халкыбызның имани киләчәге хакында күпләр ихластан чыгыш ясадылар. Безнең “Мөслимә” иҗтимагый оешмабыз да Әмирханнар нәселен өч мәртәбә җыйды (соңыннан "Апанай" мәчетендә узды).
Максатыбыз - халкыбызга үтә дә кадерле вә газиз нәселнең дәвамчыларын оныттырмау иде. Аллага шөкер, милләтебез аларны- замандашларыбызны белә...Нәҗип Әмирхан Фатих Әмирхан белән берлектә беренче Бөтенрусия мөселманнары корылтаенда вәкил буларак катнашкан.
Әмирханнарның соңгы буыннары да бабалары традицияләренә тугры булып кала. Мәсәлән, Госман Әмирхан кырык елдан артык гомерен татар мәктәбенә багышлады. Озак еллар фән һәм мәгариф системасында Зәйнәп, Морад, Искәндәр, Даниял, Мөхәммәд, Илдус, Рәсим, Равил, Наил Әмирханнар эшләде һәм эшләп киләләр. Безнең буынга тагын да якынраклары - фәлсәфә галиме Рашат Әмирхан, тарих фәннәре галиме Равил Әмирхан, төгәл һәм инсани фәннәр галиме Илдус Әмирхан. Аларның күп санлы хезмәтләре белән халкыбыз таныш. Хәзер аларга алмаш буын үсеп килә. Мәгариф системасы камиллеге таләп ителә бүгенге көннәрдә . Милләт галиме, яшәү мөхите, шәхес, гаилә, мәхәллә, җәмәгать, җыен, мәҗлес мәсьәләләре дә хәл ителер көннәр дә килер әле.,Аллаһ боерса! Соңгы вакытлардагы көннәрдә таркалуны туктату өчен милли тамырларыбызны барлап, уртак милли өлгегә ирешү нияте максат итеп куелды очрашуда.
Әйе, Әмирханнар нәселе булу Казаныбызның, Татарстаныбызның , милләтебезнең рухи байлыгы ул.
Кичәдә Әмирханнар язган һәм алар хакында чыккан китаплар белән танышып була иде. Килгән кунаклар вак бәлеш, өчпочмак, чәкчәк, мәтрүшкәле, җиләкле чәй белән дә сыйландылар . Чын мәгънәсендә милләт җыенында булдык без. Әмирханнарның барысына да сәламәтлек һәм уңышлар телибез.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе