Рәҗәб ислам дөньясындагы өч мөбарәк айның (ул бүген башланды) берсен тәшкил итә. Рәгаиб (бу кичәдә Пәйгамбәребез Мөхәммәднең атасы Габдулла белән анасы Әминәнең никахлары булып, тәүге тапкыр кавышкан көннәредер) һәм Мигъраҗ кичәләре шушы айда булганы өчен дә гарәпләр аны изге санаганнар. Рәҗәб ае кергәч, үзара сугышларны туктата торган булганнар.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу өч ай турында: “Рәҗәб – Аллаһның ае, Шәгъбан – минем аем, Рамазан исә өммәтемнең аедыр”, - дигән һәм: “Аллаһым, безгә Рәҗәб вә Шәгъбанны мөбарәк кыл һәм безне Рамазанга ирештер”, - дип дога кыла торган булган.
Әнәс (р.г.) әйткән: “Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте, әгәр бер кеше Рәҗәб аенда бер көн ураза тотса, тәмугның ишекләре ябылыр, сигез көн ураза тотса, сигез оҗмах ишеге ачылыр, ун көн ураза тотса, барча хаҗәтләре үтәлер, догасы кабул булыр, унбиш көн ураза тотса, күктән бер кычкыручы: “Йә, ураза тоткан бәндә! Синең барча гөнаһларың ярлыканды, гамәл дәфтәрендә изгелекләр генә калды”, - дияр. Әгәр бер кеше моннан арттырса, Рәҗәб аенда Аллаһы Тәгалә савабын арттырыр, шуңа күрә һәр мөселманга күбрәк изге эшләр, гыйбадәтләр кылу мәслихәт.
Ураза тоту, сәдака бирү вә намазлар кылу булсын, алар өчен бүтән айларда бер изгелек өчен – 10, ә Рәҗәб аенда бер изгелеккә 1000 савап язылыр. Бу айның көндезләрендә ураза тотып, кичләрендә уяу торган кеше кабер газабы күрмәс диелә изге китапларда.