Татарстаныбыз, халкыбыз, милләтебез, телебез, бәхетле киләчәгебез өчен дип, янып-көеп йөрүче фидакарьләр милли үзәккә җыелып, олы һәм җанлы сөйләшү уздырдылар. Һәрберебезнең уенда Президент статусын саклау калу һәм Президентны сайлау иде.
Җыелышны милли хәрәкәт рәисе Фәрит Зәкиев ачып җибәрде. Аның урынбасары Нуриәхмәт Галишан фикерләрен бәян иткән галимнәрнең хатлары хакында әйтте һәм аларның эчтәлеге белән таныштырды. Академик Мидхәт Фарукшин һәм күренекле хокук белгече, милли хәрәкәт ветераны Гаял Мортазин фикерләре яңгырады.
Туксанынчы еллардагы халык активистлары үзләренең сүзләрен әйттеләр. “Илбашы”, “Илтабар” атамаларын да искә төшерделәр.
Селигер җыенында Татарстан Президентына кагылышлы сорауга Путин: “Татарстан халкы үзе хәл итә”,-дип җавап биргән иде. Тик бераздан вакытлыча Президентлык вазифасын үтәүчегә әйләндерде ул безнең Президентыбызны. Мин шәхсән бу гамәлне Татарстанны, халкыбызны, Президентыбызны кимсетү дип кабул иттем. Ник без бу кимсетүгә дучар булдык соң әле? Зәңгәр экраннан өзлексез кабатлап торулары бөтен ирешелгәннәребезне юкка чыгара түгелме?
Җыенга Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Халыклар Дуслыгы Йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов килгән иде. Ул биредәге кешеләр һәм галимнәрнең чыгышларын игътибар белән тыңлады, бөтен халык фикерен депутатларга җиткерәчәге хакында әйтте. Халыкка аңлатып, Президент статусын саклап калыйк һәм Бөтендөнья татарларының Президентын бергәләп сайлыйк, җәмәгать!
Әлеге җыенда Магнитогорскидан килгән дин кардәшләребез дә катнашты һәм фикерләрен әйтте. Бергәләшеп халык җыенын үткәрик һәм максат-ниятебезгә ирешик. Бу чакта, их арабызда Зәки Зәйнуллинның үзе вә сүзе булса иде, дип типте йөрәгем.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм» мәчете